Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Синдәй кызлар – милләт бизәге
2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
Әле кайчан гына Әгерҗе шәһәре 1нче гимназиясе сәхнәсендә очкынланып янып торган шомырт кара күзле Айгөл “Әлифба” бәйрәмендә җырлаган иде бу җырны. Бәлки, сүзләренең, мәгънәсенең тирәнлеген аңлап та бетермәгәндер. Әмма күңеле, кечкенә йөрәге нәкъ менә шул җырны сайларга кушкан.
Айгөл быел 10 сыйныфны тәмамлый инде. Ул – гимназиябезнең горурлыгы. Җитешмәгән җире юк үзенең. Ул – баянда, синтезаторда, домрада оста уйнаучы буларак, бик күп конкурсларда җиңү яулаган, әле рәсми рәвештә машина йөртү таныклыгы алмаса да, автоярышта осталыгын күрсәтеп, өченче урын алуга ирешкән сөйкемле кыз. Ә районда үткәрелгән “Ел укучысы–2014” бәйгесендә Айгөлгә сокланмаган кеше калмагандыр. Нәкъ менә ел укучысы таләпләренә туры килердәй тирән белем, зирәк акыл, затлылык һәм район, республика, федерация күләмендә тырышып яуланган уңышларының күп булуы сокландырды жюрины.
“Туган телен хөрмәтләгән халык хөрмәтле булыр”, ди татар халык мәкале. “Ел укучысы“ призеры, Рус Стандарты иганәчелек фонды стипендианты Айгөл Рамазанова – әнә шундыйлардан. Туган телгә мәхәббәт аңа ана сөте белән күчкән, әби тәрбиясе белән сеңгән, башлангыч сыйныфтан ук татар теле фәне белән дуслаштыра алган мөгаллимәсе – “Ел укытучысы–2014” конкурсы җиңүчесе Гөлназ Закирова көче белән ныгыган. Айгөл ике ел рәттән татар теле буенча республика олимпиадасында район данын уңышлы яклый: 2012-13 уку елында призер булып кайтса, 2013-14 уку елында Айгөл җиңүче булды. Бу җиңү аңа татар теленнән Халыкара олимпиадада катнашу хокукы бирде. Әлеге бәйге өч турдан тора иде. 1нче турда интеллектуаль бәйгедә укучыларның татар теле, әдәбияты, тарихы буенча белемнәрен тикшерелсә, иҗади бәйгедә укучының сәләте бәяләнде. Айгөл, домрада Кырым татарлары көен уйнап, хәтта чит илдән килгән милләттәшләребезне дә шаккаттырды. “Туган илем, халкым, мәктәбем” презентациясен исә шигъри юллар белән яклады. Тырышлык нәтиҗәсен бирде. Айгөлебез, Халыкара олимпиадада икенче урын яулап, Мактау кәгазе һәм I-Pad белән бүләкләнде. Афәрин, Айгөл!
Алга таба да әти-әниең куанычы, туган телебез сакчысы, милләтебез асылташы булып балкы.
Синдәй кызлар – нәсел үзәге,
Синдәй кызлар – милләт бизәге.
Раушания ТИМЕРШИНА,
1нче гимназиянең директор урынбасары.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз