Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Кичке мәхшәр
2014 елның 27 мае, сишәмбе
Иж-Бубыйда тавык йомыркасы кадәрле бозлар явып, хуҗалыкларга бик күп зыян килде.
Икенче көнне иртән без килгәндә авыл җирлеге Советы каршы Сабантуй мәйданын хәтерләтә иде. Бөтен кешенең телендә кичә булган куркыныч хәл.
– 50ләп авылдашыбыз иртәнге сәгатьтә үк авыл җирлеге Советына килде. Менә МЧС вәкилләрен көтәбез. Ни диярләр? Халыкны әлегә җылы сүз белән булса да юатабыз инде, – ди авыл башлыгы Айдар Хәлиуллин.
Боз яуган 10 минут эчендә халыкка күпме зыян килгәнен исәпләп чыгаруы да авыр әлегә. Мәктәп, балалар бакчасы, Мәдәният йорты тәрәзәләре коелып төшкән, шәхси хуҗалыклар да шактый зыян күргән. Матур гына үсеп килүче кыяр, помидор, җиләк-җимешне әйтеп тә торасы юк. Бөтен җирдә агач ботаклары аунап ята. Әле Әгерҗегә якын-тирә авылларга эштән кайтучылар да, шушы мәхшәргә эләгеп, машиналарына күпме зыян килә.
– Көндез кояш чамадан тыш нык кыздырды бит. Бу юньлегә булмас дип уйлаган идем. Гөнаһ шомлыгына каршы, Ходайның амин дигән чагына туры килгәндер. Эштән кайткач хатын, балалар белән өйдә идек. Кинәт җил күтәрелде дә, боз ява башлады. Мондый зур бозлар яуганын гомергә дә күргән юк иде. Нишләргә дә белмәдек. Урамга чыгу түгел, тәрәзәдән дә карарга куркыныч булды хәтта. Әнә, машина тәрәзәләре чатнап бетте, өсте изелде. Бәрәңге шулкадәр матур чыгып килә иде, аларга да нык зыян килде. Суган түтәлләре дә җир белән тигезләнде, – ди Илдар Әхмәтҗанов нишләргә белми аптырап.
Ә менә аның әти-әнисенең шифер белән капланган йорт, абзар, мунча түбәләре иләк кебек тишкәләнеп беткән. Берничә тәрәзәләре дә ватылган.
– Бу мәхшәр башланганда, ирем, 3,5 яшьлек онык белән өйдә идек. Оныкны кочакладым да, кыймылдарга да куркып утырдым. Тәрәзә ватылып, пыялалары идәнгә сибелде. Бу минутта ниләр кичергәнне, нәрсәләр уйлаганны бер Ходай үзе генә белә. Ярый, үзебез исән калганга сөенәм, – ди Флүрә апа.
Диния апа Касыймова да безне:
– 66 ел яшәп, мондый галәмәтне күргән юк иде, – дип каршы алды.
Ул да бу вакытта оныклары белән өйдә булган. Кызы Гөлчәчәк машинада эштән кайтканда шушы мәхшәргә эләккән.
– Мизгел эчендә бөтен җир ап-ак булды. Машинага бозлар шулкадәр нык бәрде. Куркудан җаным чыга дип торам, – ди Гөлчәчәк. Аларның түбәләреннән яңгыр үтеп өйдәге әйберләре дә юешләнгән. Алдагы көндә генә ачык һавага күчергән 80 төп помидоры да кызганыч.
– Яңа йорт төзибез дип фундамент салган идек. Әле ул кайчан төзелә. Иске өйнең түбәсен алыштырмый булмас инде. Тәрәзәләр дә коелды. Төне буе керфек тә какмадык. Һаман күз алдында шул мәхшәр, – ди Гөлчәчәк.
Менә шулай, бүген Иж-Бубый авылы халкы – аптырашта. Биредә район хакимиятенең махсус комиссиясе эшли. Халыкка килгән зыянны исәпләп, Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәчәкләр.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
12
май, 2026 ел
Маркетплейсларда киемнәрне кайтару кагыйдәләре: йөртелгән товарны кайтарып буламы?
Маркетплейслар аша кием сатып алу гадәти хәлгә әйләнде, әмма товарны кире кайтару мәсьәләләре элеккечә үк кыенлыклар тудыра.
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз