Әзәрбайҗан башкаласы Баку турында сүз чыккач, Альмира тагын да җанланып китте.
– Андагы матурлыкны, чәчәкләргә күмелгән урамнарындагы чисталыкны аңлатырга сүзләр табалмыйм. Без бик матур отельдә яшәдек. Әрмәннәрнең милли ризыкларыннан да авыз иттек, – ди ул.
Тирсә кызын Әгерҗедә яшәгән, хәзер Әзәрбайҗан башкаласына кино төшерергә киткән Эльдар Шахвердиев Баку белән якыннан таныштырган. Аның белән Альмираның әтисе Наил алдан ук элемтәгә кергән булган. Якын туганыдай бик җылы каршы алган Эльдар Альмираны.
– Ярышлар иртәнге сәгатьләрдән башланып төнгә кадәр дәвам итсә дә, бер баргач Бакуны күрмичә китеп буламы соң инде... Моңарчы асфальтны шампунь белән юганнарын күргәнем юк иде. Бөтен җирдә роза чәчәкләре үсә. Урамндарда гел чит ил автомобильләре генә дияр идем, шулай да бер “Жигули“ күрдем, – ди Альмира.
...Ижау тимерьюлчылар техникумында укучы студент кыз сессия төгәлләнү белән авылга кайтачак. Җәй буе Дөнья чемпионатына әзерләнәчәк ул. Ә көзен бер төркем татарстанлылар белән Литвага юл алачак. Ә бәлки аңа кадәр әле Альмира спорт мастеры дигән исемгә дә лаек булыр. Бирсен Ходай. Шушы кечкенә дә төш кенә булган кызга зур җиңүләр насыйп булсын.
Иганәчеләргә рәхмәт. Европа чемпионатында катнашу зур чыгымнар да таләп итә. Аны гаилә генә күтәрә алмаячагы көн кебек ачык. Тренеры да, Альмира да, аның әти-әнисе дә бәйгегә барырга ярдәм иткән мәрхәмәтле иганәчеләргә зур рәхмәтле. Менә алар: Тигран Агаджанян (“СтройГигант“ ширкәте), Илгиз Салихов (“Агро-Кама“), Айрат Гыйльманов (район электр челтәре), Булат Әхмәтшин (техник инвентаризация бюросы), Разиф Харисов (“Сарсак-Омга“), Мөхәммәтвәли Хөснетдинов (“РИТЭК“ җәмгыяте), Валерий Шамшурин (“ЖилСервиз-Әгерҗе“), эшмәкәрләр Җәүдәт Гөлданаев, Марсель Ситдыйков, Рөстәм Сәлимгәрәев, Сергей Щетили