Россиянең Җәмагать палатасы БДИ үткәрү буенча кайнар линия ача, дип хәбәр итә ТР фән һәм мәгариф министрлыгының матбугат үзәге. Сорауларга Россиянең Җәмагать палатасы, мәгариф күзәтчелеге һәм Федераль университет вәкилләре җавап бирәчәк. Шулай ук гражданнар БДИ вакытында тәртип бозу очраклары турында да хәбәр итә алалар.
Телефон: 8-800-700-8-800 7:00 дән 18:00 кадәр