Бүләккә – кабинет

2014 елның 4 июле, җомга
Бер төркем педагоглар – Сарсак-Омгадан Сергей Маркитонов һәм Лидия Панфилова, Кичкетаңнан Эльмира Зиннәтуллина, Исәнбайдан Гөлия Садыйкова, Көчектән Әлфия Борһаниева, Салагыштан Фәридә Шиапова республикада Математика елына йомгак ясау тантанасында катнаштылар.
Математика буенча бердәм дәүләт имтиханында 61,5 балл җыйган Сарсак-Омга лицее 500 мең сумлык математика кабинеты белән бүләкләнде. Районда математикадан БДИны иң яхшы бирүче дә – әлеге лицейдан. Александр Васильев 82 балл җыйган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International