Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Пар канатлар
2014 елның 11 июле, җомга
Аларга сокланып, күпләр “пар аккошларга тиң сез“, диләрдер. Быелгы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бу бәхетле пар өчен аеруча истәлекле булды. Алар Россиянең “Мәхәббәт һәм тугрылык“ өчен медале белән бүләкләнделәр.... Тәбәрле егете Рәүфәт белән Барҗы-Умга кызы Дилбәр ШӘЙгаилә тормышы моннан 31 ел элек башланган.
– Әле ярый, яшьлегемдә Рәүфәт кебек гаилә һәм бала җанлы, хатын-кыз кадерен белә торган егет очраган дип сөенеп туялмыйм. Бер арттырусыз әйтәм, без бер-беребезне күз карашыннан ук аңлыйбыз, юл куя беләбез. Безнең дә төрле чаклар була. Кайчак ачу килгән чакта икебез дә телне тешләп калабыз. Ә бу – ир белән хатын өчен бик тә кирәкле сыйфат.“Сөйдергән дә, биздергән дә тел“, дип юкка гына әйтмиләр бит, – ди Дилбәр ханым.
– Гаиләдә тынычлык, татулыкны саклап калуда хатын-кызның сабырлыгы зур роль уйный, – дип әңгәмәгә кушыла Рәүфәт тә.
Менә шулай, яшьлекләрендәге мәхәббәтне утыз елдан артык саклап килүче, бер-берсен кадерләп яшәүче Шәймәрдановларның өч баласына да күз тимәсен. Аларның ТНВ телерадокампаниясендә эшләүче көрәшче уллары Айдар, Казан мәдәният һәм сәнгать университетында белем алучы җырчы, көрәшче уллары Динарның көрәш мәйданындагы һәм сәхнәдәге уңышлары белән газетабызда даими таныштырып барабыз. Әти-әниләренең “Мәхәббәт һәм тугрылык“ медаленә лаек булуын ишеткәч Динар бик тә шатланып:
– Әткәй белән әнкәй, чыннан да, тормышта бер-берсен бик кадерләп яшиләр. Алар безне вәгазь укып түгел, үз үрнәкләре белән тәрбияләделәр. Мин кечкенәдән үк һәрьяклап әтиемә охшарга тырышам. Тормышымда бәхетле гаилә кору өчен әнием кебек кыз очрасын иде, – диде.
Рәүфәт белән Дилбәргә бу олы бүләкне район үзәгендә оештырылган тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев тапшырды. Ә Аграр яшьләр берлегенең Әгерҗе бүлекчәсе рәисе Энҗе Хикмәтуллина бу бәхетле парга микродулкынлы мич бүләк итте.
Бәйрәмдә быел энҗе туйларын билгеләп үтүче Исәнбайдан Өлфәт–Гөлфәридә Тукмановлар, Әгерҗедән Эльвира–Фәрит Нәбиевлар, Зөһрә–Фәрит Сәләховларны да хөрмәтләделәр.
Тату гаиләдә балалар да бәхетле һәм алар мәктәптә һәр эштә активлар, әти-әниләре дә балаларының сыйныф тормышында актив катнашалар. Бәйрәм уңаеннан тантанага шәһәр һәм авыллардан егермегә якын шундый үрнәк гаилә чакырылган иде. Мәгариф бүлеге идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, аларны бар халык алдында котлап, Рәхмәт хатлары тапшырганда балаларының шат йөзләре кояш кебек балкыды. Пар канатлы гаиләдә үсүче бу балаларның бәхетләре гомерлек булсын!
Рәмзия ЗАРИПОВА.
www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
12
май, 2026 ел
Маркетплейсларда киемнәрне кайтару кагыйдәләре: йөртелгән товарны кайтарып буламы?
Маркетплейслар аша кием сатып алу гадәти хәлгә әйләнде, әмма товарны кире кайтару мәсьәләләре элеккечә үк кыенлыклар тудыра.
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз