Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Палаткада йоклавы – иң рәхәте
2014 елның 14 июле, дүшәмбе
Узган атнада төннәрен салкын булса да, Кичкетаң авылында оештырылган палаткалы лагерьда ял итүче балалар: “Палаткада йоклавы бик рәхәт. Черки дә юк, саф һава, йоклый торган капчыктан борын гына чыгып тора“, – диләр.Башка елларны палаткалы лагерь Яңавыл янында була һәм аны “Форпост“ отряды җитәкчелеге районның иң актив ун баласы өчен генә оештыра иде. Ә быел Әгерҗе, Красный бор, Кырынды авылларыннан табигатьнең бик матур кочагына урнашкан Кичкетаңда 30 яшүсмер табигать кочагында рәхәтләнеп ял иткән.
Без килгәндә тренер Алмаз Зиннәтов җитәкчелегендә егетләр һәм кызлар волейбол уйныйлар иде.
– Иң яраткан шөгыльләре инде туп чөю. Авыл яшьләре дә биредә махсус волейбол уйнарга киләләр. Әле дүрт команда уйнадылар. Безнекеләр икенчегә чыктылар, – ди “Форпост“ отряды җитәкчесе Альбина Красноперова. Ә парк эчендә Красный бордан килгән педагог Владимир Гурьев агачка баулар бәйләп балаларны шундай йөрергә өйрәтә.
– Каршылыклар белән махсус үзем ясадым. Әмма балалар сынаталармы соң инде? Тугыз яшьлекләре дә, унбиш яшьлекләре дә, әнә, ничек үрмәлиләр, – ди Владимир Вольдемарович.
– Мин палаткалы лагерьда беренче елымны гына әле. Монда бик рәхәт һәм күңелле. Җитәкчеләребез Альбина Красноперова һәм Йолдыз Бәйрәмова нинди генә уеннар уйлап тапмыйлар. Без хәтта мина эзләү буенча да ярыштык, мылтыктан да атып карадык. Автоматны җыя һәм сүтә дә беләбез, – ди лагерьда иң кечкенәсе9 яшьлек Булат Мадаминов.
– Ә мин яңа дуслар таптым. Миша, Вова, Оливия белән лагерь тормышы төгәлләнгәч тә аралашырбыз дип уйлыйм. Ә сез беләсезме, минем лагерьдан өйгә кайтасы да килми. Монда шундый рәхәт... Әле әнием хәлемне белергә килгәч тә аңа бу турыда әйттем, – ди Динара Шәйдуллина.
Лагерь тормышын җанлы, кызыклы итүдә Красный бор мәктәбе укучылары да күп көч куя икән. Үзләре спортчылар, мавыктыргыч уеннар тәкъдим итүчеләр дә алар. Миша Нехорошков лагерьда берничә сыйныфташы белән ял итә.
– Мәктәптә дә, лагерьда да бергә без. Шунысы гына бераз кәефне төшерде, су коенырга матур көннәр аз булды, – ди ул.
Малайларны бер эш тә куркытмый. Колонкадан су да ташыйлар, кибеттән кирәк-ярак алып кайтучылар да алар. Уеннарда тренерларның төп ярдәмчеләре дә үзләре. Төннәрен палаткаларга да күз-колак булып торалар.
“Болар өстенә лагерьда тәмле ашаталар да“, диләр балалар. Әле менә Рөстәм Шәрәфетдинов, Илья Чигвинцевның туган көннәрен дә билгеләп үткәннәр. Бүләкләр дә биргәннәр, рәхәтләнеп биеп-җырлап күңел ачканнар.
– Лагерьдагы һәр көн истә калырлык булсын өчен бөтен көчебезне куябыз. Булачак солдатлар – малайларга күбрәк җитдирәк уеннар ошый. Ә кызлар – үзләре бер дөнья. Алар хыялланырга яраталар, иҗат итәргә бик сәләтле. Төрле мәктәпләрдән җыелган балаларның бердәмлеге, бер-берсен хөрмәт итүләре безгә дә бик ошый. Шушы көннәр эчендә ник берәрсе сүзгә килсен? – ди Альбина.
Лагерь җитәкчелеге Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриевка да бик рәхмәтле. Чынлап та, балаларның яллары файдалы узсын өчен җитәкче бар уңайлыкларны булдырган.
Урамда эңгер-меңгер. Лагерь тормышы бераз тынып калган. Лагерьда ял итүчеләрнең кулларында шәмнәр. Һәрберсе теләк тели. Күбесенең уенда киләсе елга да палаткалы лагерь безне тагын җыйсын, бер-беребез белән элемтәләр өзелмәсен иде диләр алар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз