График буенча июль аенда документларын тапшырырга тиеш булган кеше керемнәр турындагы мәгълүматларны соңарып, сентябрь аенда да тапшыра ала. Бу очракта аңа алдагы айлар өчен компенсация кайтарылмаячак, әмма ул компенсация алу хокукыннан мәхрүм ителми.
“Шәхси кабинет”лар булдырыла
Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә балалар бакчаларына кагылышлы компенсацияләр турында мәгълүматларны интернетта кереп карау мөмкинлеге бирә торган махсус проект әзерли. “Шәхси кабинет”лар ярдәмендә балалар бакчасына ай саен күпме акча түләнгән, күпмесе компенсация рәвешендә кире кайткан, ярдәм кайчан һәм кайсы хисапка күчерелгәнлеге һ.б турында белеп булачак. Наталья Бутаева сүзләренә караганда, проект сентябрь айларында гамәлгә кертеләчәк.
Татарстанда балалар бакчасына йөрүче 190 мең бала бар. Шуларның 90 меңе федераль компенсация ала. Республикада түләнә торган компенсациянең уртача күләме – 670 сум. Бүгенге көндә Татарстанда 300 сум да, 3 000 сум да компенсация алучылар бар.
Балалар бакчасы өчен компенсация узган ай өчен гамәлдәге айның 20сенә кадәр килергә тиеш. Ел башында акчаларның соңарып килүенә зарланучылар күп булса да, хәзер система җайга салынган.
- Социаль яклау министрлыгы акча күчерү эшендә соңгы буын. Беренче буын - балалар бакчаларыннан килә торган мәгълүмат тикшерелә, эшкәртелә, соңыннан гына хисаплап чыгарылган компенсация күләме безгә килеп ирешә. Акчаны ата-ана хисабына күчергәнче бу төр ярдәм шактый озын юл уза, - дип аңлатты акчаларның соңарып килүен министр урынбасары.
Компенсацияләр турында борчыган сорауларга җавапларны +7 (843) 294 95 05 телефон номеры аша Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгъульлек һәм социаль яклау министрлыгында эшли торган кайнар линия аша белешергә була. Шулай ук әлеге министрлыкның сайтында компенсация күләмен исәпләп чыгару өчен электрон калькулятор да урнаштырылган.