Җәүдәт ИСХАКОВ – Кичкетаң авылы:
– И-и, печән әзерләү элекке кебек авыр түгел бит инде хәзер. Басуда чалгы, тырма тотып йөрүчене көндез чыра яндырып эзләсәң дә тапмассың. Безнең дә ике хуҗалыкка Т-16 тракторы бар. Быел печән бигрәк тә ишелеп уңды. Элек-электән килгән болыннарыбыз бар. Ялкау булмаган кешегә ике-өч еллык печән запасы әзерләп куярга була быел. Печән әзерләргә Чаллыдан абый да кайта. Дүрт сыерыбыз, алты баш тана-үгезләребезгә җитәрлек печән булды инде. Абзардагы үгезләргә көндәлек ашатырга яшел үлән ташып торам. Печән әзерләүдә бернинди чикләүләр булмаганда, кулда көч булганда нигә абзар тутырып мал асрамаска? Сыерлар үзебезне дә туйдыра, гаилә янчыгын да баета бит ул.
Люция ХӘМИТОВА – Мордывый авылы:
– Безнең Мордывыйда көтүгә нибары биш сыер йөри. Ник авыл кешесе, һичьюгы, үз тамагын туйдырырга сыер асраудан бизеп бара икән? Йоклап ятмасаң, хәзер печәнне күпме кирәк шуның кадәр әзерләргә була бит. Кул белән дә чабасы юк. Яшьрәк чакта чалгы, тырма тотып болында йөргән чаклар искә алып сөйләргә генә калды. Техника булгач, ирем белән улларымның печән әзерләгәнен, кем әйтмешли, күрми дә калам. Күпьеллык үлән чәчкән басуыбыз да бар. Сыер бозаулагач ашатырга болын печәне дә әзерлибез. Абзарыңда сыерың мөгрәп тормаса, каладагы балаларыңа, туганнарыңа сумка тутырып, сөт өсте, сөт, эремчек җибәрмәсәң, авылда яшәүнең ни кызыгы бар?
Гаяз ХӨСНЕТДИНОВ – Әгерҗе шәһәре:
– Әгерҗегә килеп, кибет каймагы, кибет сөте алып киткән, сәламәтлеге булып та авылда мал тотмаучы ата ялкауларны һич аңламыйм. Шәһәрдә яшәсәк тә абзарны хайвансыз тоткан юк. Элек совхоз заманында печән өчен һәркемгә участок бүлеп бирәләр иде. Ә хәзер Әгерҗе тирәсендә чабылмый торган бил буе печәнле болыннар “буа буарлык“. Кулга чалгы алмаганга ун еллар бар инде. Моточапкыч белән рәхәтләнәм генә. Печән вакытын мин ел саен бәйрәм көткән кебек көтеп алам. Саф һавада гаиләбез белән җыелышып рәхәтләнеп печән әзерлибез. Шунда ук җир җиләге дә җыябыз. Печәнне киптереп түбәгә тутыргач, андагы хуш истән, билләһи, исерәсең. Мин менә шул печәнлектә йокларга яратам. Сез дә хуш исле печән өстендә йоклап карагыз әле...