Аның сүзләренә караганда, бу вәзгыять “Бердәм Россия” партиясенә өстәмә файда да китерергә мөмкин. Чөнки хәзерге вакытта Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты буларак җитәкчеләр рейтингының иң югары баскычын били.
Билгеле булганча, быел сайлау кампаниясе җәй айларына туры килә. Юрий Камалтынов фикеренчә, бу халык белән аралашу, аларның уй-фикерләрен тыңлау өчен менә дигән вакыт.
- Күпләр җәй көне сайлау кампаниясе алып бару авыр дип саный. Чынлыкта исә, җәй көне без халык белән очрашуларны урамда уздыра алабыз. Халыкны дүрт дивар эченә чакырмыйча, йорт ишегалларына үзебез барачакбыз. Бу – күпкә файдалырак гамәл, - дип дәвам итте сүзен Юрий Камалтынов.
Ә Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Лилия Маврина сүзләренә караганда, “Бердәм Россия” өчен сайлау кампаниясе 2-3 ай гына дәвам итми, ә ел әйләнәсе бара. Фирка вәкилләре халыкны борчыган проблемалар белән ел буе таныша, аларны хәл итү юлларын эзли. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, нәкъ менә район һәм авыл халкы катнашында үткәрелгән очрашулар фиркагә киләсе елларга эш планын әзерләргә ярдәм итәчәк тә инде.
“Бердәм Россия” партиясенең сайлау алды кампаниясе стартегиясенә килгәндә, хәзерге вакытта ул инде әзерләнеп беткән. Сайлау алды программасы да расланган. Район һәм шәһәрләрдә махсус сайлау штаблары булдыру эше дә ахырына якынлаша. Хәзерге вакытта фирка вәкилләре партия исемлегенең Үзәк сайлау комиссиясендә раслануын көтә.
- “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре рәсми рәвештә сайлауда катнашу хокукы алу белән үк, мин административ отпуск бирүләрен сорап Татарстан хөкүмәтенә махсус гариза язачакмын. Аннары исә сайлауларга кадәр партия эшендә катнашырга уйлыйм, - дип ассызыклады Юрий Камалтынов.