Кече Пурга районы оешуга 85 ел тулу уңаеннан 19 июльдә әлеге район үзәгендә “Туган якка сөю белән“ дип аталган зур мәдәни-спорт чарасы оештырыла.
Бәйрәм программасында – Кече Пурга ярминкәсе, спорт ярышлары, сәхнә осталары чыгышлары. Бәйрәм чараларына старт көндезге сәгать 11дә бирелеп, кичкә кадәр дәвам итәчәк. Күршеләр әгерҗелеләрне дә бәйрәмдә көтеп кала.