Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Үз гомерендә докторга бармаган
2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
“Әбинең 94 яшенә кадәр врачка күренгәне булмады. Әле узган ел бераз зиһене китә башлагач докторга алып барган идек, ул, исе китеп, “ә монысы картлык чире инде“ диде“, – ди Мәдинә әбекәйнең оныгы Раушан.Бу яшьтә зиһен китүгә аптырарлык түгел инде. Анысы да вакыты-вакыты белән генә буладыр. Карап торышка ук заманында тәвәккәл, кыю, үткен хатын булганлыгы әле дә сизелеп тора. Әнә, затлы күлмәкләрен киеп, безнең килгәнне көткән 95 яшьлек юбиляр әбекәй бераз шелтә белдергәндәй итеп:
– Иртәдән бирле көтәм бит инде, арып беттем, кайда йөрисез? – дип каршы алды.
– Сине котларга Әгерҗедән “баш“ кешеләр килә дигәч, и-и, көтте инде. Кая соң алар дип аптыратып бетерде, – ди килене Роза апа да.
– Әбекәй бик шәп иде әле безнең моңа кадәр. Узган ел хәтта Кичкетаңга “Авыл көне“нә очрашуга да барды. Барҗылылар белән очрашкач, бик сөенде инде. Бераз биреште быел, – ди Раушан.
Мәдинә әби ГЫЙМАЕВА – тумышы белән Барҗы-Умгадан. Барҗыга килен булып төшкән. Тик гомер юлын Гарифы белән узу насыйп булмаган. Сугыштан исән-имин йөреп кайткан ире, бәхет эзләп, чит җирләргә китәргә карар кылган. Ә Мәдинәнең туган яклардан бер дә чыгып китәсе килмәгән. Шулай да олы юлга әзерләнгән ул. Әмма соңгы чиктә бу уеннан кире кайтып, авылда калган. Гомере буе колхозда төрле авыр эштә булган. Барҗы су басу зонасына керү сәбәпле, 70нче елларда Кырындыга килеп төпләнгәннәр. Улы Җәүдәтне ялгызы тәрбияләп үстергән. Гариф ага Ростов өлкәсендә гаилә корып яшәсә дә, якыннары янына кайтып аралашып торган. Менә бит нинди язмышлар...
Мәдинә әбинең бердәнбер улы да моннан сигез ел элек 65 яшендә вафат булган.
– Әнкәй белән 50 елдан артык бергә яшибез инде. Шөкер, урамга чыгып бер-беребезне сөйләп йөрмәдек. Ярты гасыр эчендә төрле чаклар булгандыр. Улы исән чакта да, аның вафатыннан соң да өйдә әнкәйнең сүзе закон булды. Гаиләдә килен белән каенана арасында татулык булсын дисәң, кем әйтмешли, береңә “сукыр“ да, “саңгырау“ да,“телсез“ дә булырга кирәк. Мин нәкъ шундый булырга тырыштым да. Хәзер дә яшьләргә өйдә олы кешенең сүзе закон булырга тиеш димен. Әнкәй гомер буе өйдә ышанычлы йозак булды. 38 ел сыер саудым. Ике балабыз да аның тәрбиясендә булдылар, эштән кайтуга ашау пешкән иде . Мин аңа бик рәхмәтле. Хәзер дә менә бер-беребезгә иптәш булып яшибез, – ди Роза апа.
Мәдинә әбинең килене дә 75кә җиткән инде. Әле ярый, ике карчыкның олыгайган көннәрендә олы терәкләре булган Раушан белән киленнәре Әсфия рәттән генә яши.
Юбиляр әбекәй, үзе әйтмешли, “баш“ кешеләрнең – район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова белән Кырынды җирлеге башлыгы Илназ Закировның аны 95 яшьлеге белән котларга килүләренә бик тә сөенде инде. Сикәлтәле авыр тормыш юлында нужа арбасын гомер буе җигелеп тарткан Мәдинә әбекәй кебек озын гомерле өлкәннәргә безнең әнә шундый җылы сүзебез дә җитә инде хәзер. Алар булганына шөкер кылып, хөкүмәткә рәхмәт укып яшәүче бик тә түзем, сабыр буын кешеләре бит.
Роза апа безне озатканда:
– Әнкәйгә 97 яшь инде. Сер түгел, элекке заманда яшьне бәләкәйләтеп язу гадәте булган бит, – дигән серне дә ачты әле.
Ә без исә:
– Мәдинә әбекәйнең 100 яшенә дә килергә язсын, – дип саубуллаштык.
Рәмзия Зарипова.
www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
12
май, 2026 ел
Маркетплейсларда киемнәрне кайтару кагыйдәләре: йөртелгән товарны кайтарып буламы?
Маркетплейслар аша кием сатып алу гадәти хәлгә әйләнде, әмма товарны кире кайтару мәсьәләләре элеккечә үк кыенлыклар тудыра.
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз