Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Балаларны сөендерик
2014 елның 21 июле, дүшәмбе
Яңа уку елында 3700дән артык укучы парталар арасына утырачак. Аларның 454е мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керә. Сугыш барган Украинадан кайткан дүрт укучы да яңа уку елын безнең район мәктәпләрендә башлаячак.Бала нинди генә гаиләдә, нинди генә шартларда үссә дә, беренче сыйныфка баручы һәр сабый 1 сентябрьне түземсезлек белән көтеп ала. Һәрберсенең бу көнне иң матуры булып күренәсе, күз явын алырдай букчасы һәм аның эчендәге уку кирәк-яраклары белән сыйныфташлары арасында мактанасы килә.
Әмма һәр ата-ананың да баласын мәктәпкә тулысынча әзерләү өчен мөмкинлекләре юк. Кемнеңдер хезмәт хакы бик түбән, кемдер эшсез, кемдер шешә белән дуслашып, еш кына баласының барлыгын да оныта. Нинди генә гаиләдән булса да, сабый, һичьюгы, 1 сентябрьдә яшьтәшләре алдында кимсенеп, боегып, матур киенгән сыйныфташларына кызыгып карап торырга тиеш түгел.
“Бердәм Россия“ партиясенең Татарстан бүлекчәсе, шуны күз алдында тотып, мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга ярдәм итү максатында җиде ел элек “Мәктәпкә җыенырга булыш“ акциясен башлап җибәргән иде. Бу хәйрия акциясе елдан-ел киңрәк колач җәя. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, депутатлар, эшмәкәрләр ел саен уку елы алдыннан мохтаҗ балаларга киемнәр, уку кирәк-яраклары бүләк итәләр.
– Быел райондагы 148 укучыга мәктәпкә җыенырга булышачакбыз. Шуларның 46сы – беренче сыйныфка барачак сабыйлар. Моннан тыш, агрофирма җитәкчелеге ел саен тәүге тапкыр мәктәпкә баручы барлык авыл балаларына бөтен кирәк-яраклар тутырылган букчалар бүләк итеп сөендерә, – ди район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Кайчак ата-аналардан “Ярдәмгә мохтаҗ балалар исемлеге ничек төзелә соң? Безнең дә хезмәт хакыбыз түбән бит“ дигән сорауны ишетергә туры килә.
– Ярдәмгә мохтаҗ укучылар исемлеген, авыл җирлекләре башлыклары белән килешенеп, мәктәп директорлары төзи. Һәр гаиләнең социаль яклау идарәсендә аз тәэмин ителгәннәр исемлегендә торуы тикшерелде. Әгәр гаиләдә җан башына айлык керем 6578 сумнан ким икән, бу гаилә аз тәэмин ителгән булып санала, – ди социаль яклау идарәсе начальнигы Сания Рәхмәтуллина.
Бу атнадагы эшлекле дүшәмбедә һәр җитәкче, депутат, эшмәкәргә ярдәм итәргә тиешле балалар исемлеге бирелде.
– Һәр җитәкче алдына балага кимендә 1500 сумлык мәктәп кирәк-яраклары бүләк итү бурычы куелды. Алар 1 августка кадәр бу балаларны кибетләргә, базарга алып барып, кирәк-яракларын сатып алып бирәчәкләр. 15 августта “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит“ акциясенә тантаналы шартларда йомгак ясалачак. “Авангард“ Яшьләр үзәгендә беренче сыйныфка барачак сабыйлар өчен матур бәйрәм була. Алар бу бәйрәмдә җитәкче, эшмәкәр апа-абыйлары кулыннан бүләкләр алачак.
... Изге Рамазан аеның соңгы көннәре бара. Изге гамәлләр кылу ае бу. Әйдәгез, изге айда мохтаҗ гаиләләрдәге сабыйларны сөендереп, чын балачак бәйрәме ясыйк аларга.
www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз