Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Автолавка кече авылларга килә
2014 елның 22 июле, сишәмбе
Кибете булмаган 14 кече авылга район кулланучылар җәмгыятенең күчмә кибете сату белән чыга башлады.
Кечкенә авылларда кибетләр булмау халык өчен бик кыен иде. Ниһаять, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән “Татпотребсоюз“ җәмгыяте республикадагы 700 кечкенә авылга хезмәт күрсәтү өчен районнардагы кулланучылар җәмгыятьләренә 100 автолавка бирде. Шуның икесенең безнең районга бирелүенә ничек сөенмисең инде?!Бу дүшәмбедә сатучы Роза Гайнуллина һәм шофер Раиф Садыйков Иске Кызылъяр, Чишмә, Вольный Труд һәм башка авылларга сәүдә белән чыктылар.
– Төне буе керфек тә какмадым. Автолавка белән беренче чыгу бит, бик дулкынланам, – ди сатучы эшендә тәҗрибәсе зур булса да Роза.
Товарны кичтән үк үлчәп, төяп куйганнар. Ә менә икмәк-азык комбинатында күпереп пешкән икмәк-күмәчне, биредә җитештерелгән мармелад, ысланган һәм тозланган балык, сохари, кесәл, токмачларны юлга кузгалыр алдыннан гына төяделәр һәм алар барысы да свежий һәм бик тәмле күренәләр.
Кызылъярга автолавка билгеләнгән сәгатьтә килеп җитте. Авыл җирлеге Советы хезмәткәрләренең халыкны кисәтеп куйганы сизелә.
Әнә, Җәүһәрия апа Җиһаншинаның сөенечтән йөзе балкый.
– Күпме еллар көттек без бу бәхетне. Ничә тапкыр район башлыгы янына бардык. Райпо рәисе Рәфикъ Шәрәпов янына кереп тә хәлебезне аңлаткан булды. Менә бит, җитәкчеләр сүзебезгә колак салды. Хәзер без көндәлек кирәк-яракка мохтаҗлык кичермәячәкбез. Бик зур рәхмәтебезне җиткерегез җитәкчеләргә, – диде ул.
Аннан минем кулым җиңел, сәүдәгез гөрләп барыр дип бисмилла әйтеп ипи-күмәчләр, ярмалар алды.
Икенче юлы камыр ризыклары, сөт продукциясе, хәләл тавык, колбасалар, свежий балык та алып килергә кушты.
Аның күршесе Тәскирә Гатауллина да бик сөенгән.
– Авылда иң яше мин булгач (Тәскирә апага да 65 яшь инде), апа-әбиләргә кирәк-яракларны гел мин ташыдым. Тирсә, Сарсак-Омга кибетләреннән берәр капчык әйбер төяп кайта идем. Менә хәзер рәхәтләнеп үзләре алсыннар, машина капка төбенә үк килеп туктый, – ди ул.
– 25 еллап кибет юк инде авылда. Хәзер Тирсәгә автобус та йөрми. Электричканы да атнага дүрт көн генә калдырдылар. Такси чакыртып Әгерҗегә бару 500 сумга төшә. Әнә шулай йөрдек инде моңа кадәр. Бер барганда 3-4 мең сумлык продукт ала идек. Ипи булмаса да күршегә кердек, тоз-шикәр комы бетсә дә бер-беребезгә йөрдек. Безгә әйбер ташыган социаль хезмәткәрләр, хат ташучыларның куллары ничек чыдады икән?! Безнең бәхеткә биргәннәрдер бу машинаны. Берүк, йөрүдән туктамасын, – дип сүзгә кушылды Мәйсәрә апа Ситдыйкова.
Әнә шулай, бәйрәм булды бу көнне Кызылъярда. Изге теләкләр белән озатып калдылар авыл халкы автолавканы.
Ә менә Чишмәдә алдагы көнне генә шәхси эшмәкәр кирәк-яраклар сатып киткән булган икән.
– График буенча йөрсәгез, әйберне гел сездән генә алачакбыз, – дип Ураза гаете көнне мич ашы пешерергә дип он, май алды Әнисә Бадыйкова.
Автолавка күренүгә Вольный Труд авылында яшәүчеләр дә машинаны сырып алдылар.
– Бигрәк матур рәсем төшергәннәр бит машинага. Нәкъ авыл тормышы. Әнә, карагыз, безнең авыл да нәкъ кәртинкәдәге кебек чәчәкләргә, яшеллеккә күмелеп утыра, – ди Зиләрә Әхмәтшина.
Бу ханым авыл кибетендә күп еллар сатучы булып эшләгән. Хәзер менә авылда кибет булмавына бик борчыла ул.
– Ишегендә йозак эленеп торган кибетне күргәч йөрәгем әрни. Әйберләр бик свежий була, бигрәк тә халык райпо ипиен егылып ала иде, – ди ул.
– Машиналы кешегә 6 чакрымдагы Яңавылга бару да берни тормый, Әгерҗегә дә чабалар. Безнең кебек җәяүлеләргә авырга төшә. Автолавка атнага бер килсә дә бик әйбәт булыр, – дип үз фикерен җиткерде Гөлдинә Гончарова.
Әнә шулай, авыл халкы автолавканың йөри башлавына бик шат.
– Әлбәттә, кечкенә авылларга хезмәт күрсәтү – безнең бурыч. Менә шулай атнага ике тапкыр свежий товар белән даими тәэмин итеп торачакбыз. Халык рәхәтләнеп алсын гына, – ди район кулланучылар җәмгыяте рәисе Рәфикъ Шәрәпов.
Әгәр сезнең авылга бик матур рәсем төшерелгән Автолавка дип язылган машина килә икән, белеп торыгыз, ул сезгә тәмледән-тәмле свежий товар алып килүче район кулланучылар җәмгыяте машинасы булыр.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз