Кибете булмаган 14 кече авылга Әгерҗе районы кулланучылар җәмгыятенең күчмә кибете сату белән чыга башлады.
Бу дүшәмбедә Иске Кызылъяр, Чишмә, Вольный Труд һәм башка авылларга сәүдә белән чыктылар. Товарны кичтән үк үлчәп, төяп куйганнар. Ә менә икмәк-азык комбинатында күпереп пешкән икмәк-күмәчне, биредә җитештерелгән мармелад, ысланган һәм тозланган балык, сохари, кесәл, токмачларны юлга кузгалыр алдыннан гына төйиләр.
Кызылъярга автолавка билгеләнгән сәгатьтә килеп җитте. “Күпме еллар көттек без бу бәхетне. Ничә тапкыр район башлыгы янына бардык. Райпо рәисе Рәфыйк Шәрәпов янына кереп тә хәлебезне аңлаткан булды. Менә бит, җитәкчеләр сүзебезгә колак салды. Хәзер без көндәлек кирәк-яракка мохтаҗлык кичермәячәкбез”, – дип белдерә җирле халык исеменнән Җәүһәрия Җиһаншина “Әгерҗе хәбәрләре” басмасына.