61,5 мең тонна ашлык алынган
Татарстанда 26 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган. 61,5 мең тонна ашлык җыеп алынган, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Шул исәптә 4,9 мең гектардан арыш җыеп алынган, 19,7 мең гектардан – көзге бодай. Кичә 6,9 мең гектарда ашлык суктырылган. 61,5 мең тонна ашлык, шул исәптә 11,4 мең тонна арыш, 47,6 мең тонна көзге бодай җыеп алынган.
Республика буенча уртача уңыш гектарынан 23,7 центнер тәшкил итә, шул исәптә һәр гектардан 23,1 центнер арыш, 24,1 центнер – көзге бодай. Узган ел бу чорда 191,2 мең гектар бөртекле культура суктырылган булган.