Татарстанда 32 районда уңышны урып-җыю эшенә кереште

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанның 32 районында уңышны урып- җыю эшенә керештеләр. ТР ның калган районнары, ашлыкның дымлы булуы һәм яңгыр явып узу сәбәпле, эшкә керешә алмый.

Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.

Бүген бөртекле һәм кузаклы культуралар биләгән 39,3 мең гектар мәйдан чабылган. Республика буенча гектарыннан 23,7 центнер уңыш чыкканда, 93,2 мең тонна ашлык суктырылган.  Буа районы механизаторлары 20,7 мең тонна ашлык җыеп лидерлар рәтендә, Әлкидә 11,9 мең тонна ашлык җыйган, Нурлат (12,7), Апас (9,4).

Ә менә Татарстанның төньяк (Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче) һәм көнчыгыш районнары (Әгерҗе, Бөгелмә, Лениногорск, Менделеевск, Мөслим) җыеп алу кампаниясенә әле керешмәгәннәр .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International