Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Барҗы-Пельгага чиста су киләчәк
2014 елның 29 июле, сишәмбе
Кичкетаң авыл җирлегенә караган 48 хуҗалыклы Барҗы-Пельга авылы тиздән чиста сулы булачак. Чөнки авыл җирлеге Советы, “Бердәм Россия“ партиясе инициативасы белән уздырылган социаль проект конкурсында катнашып, 580 мең сум грант отты. Шушы көннәрдә биредә скважина борауларга керешәләр.Бу көннәрдә барҗы-пельгалылар кем белән генә очрашсалар да, шатлыкларын уртаклашырга ашыгалар. 3-4 ел инде алар колонкадан пычрак су агуына зарланалар иде.
– Суны эчәргә чирканабыз. Бик күпләр фильтрдан файдаланалар. Агызып азрак тотсак, чиләк төбенә балчык утыра. Чиләкнең читләре саргая. Бик каты юшкынлы. Кер юу машинасын кабызырга да куркабыз. Кайберәүләрнең машиналары сафтан чыкты инде. Эчәргә суны Балтач авылыннан ташыйбыз. Менә ул тәмле, ичмаса. Чишмәнеке бит, – ди авыл активисты Зинаида Казанцева.
Авыл халкы грант оту турындагы сөенечле хәбәрне ишеткән инде. Кайчан эш башларлар икән дип түземсезлек белән көтәләр. Әнә, көянтәсенә чиләкләрен асып бер ханым суга чыга.
– Тизрәк су чистарсын иде дип телибез. Бигрәк тә язын пычрак була ул. Су өйгә кергән булса да, кайвакыт мондагысы чистарак бугай дип колонкага чыгабыз, – ди Ирина Михеева.
Авыл хатыннары шулай дисәләр дә, авыл башлыгы Зөлфәт Нуриев суның анализын әллә ничә тапкыр тикшертүләре, аның эчәргә яраклы булуы турында әйтә.
– Әмма ул нәтиҗәләр белән генә тынычланып калмадык. Мин инде Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары Әгерҗегә килгәч тә «Чиста су» программасы буенча бирелә торган 10 миллион сум акча аз ул, хәзер авылларда узган гасырның 60нчы елларында салынган суүткәргеч торбалар нык тузган, күп авылларда су эчәргә яраклы түгел дип чыгыш ясаган идем. «Халык проектлары» турында ишетү белән анда катнашырга кирәк дигән максат куйдык һәм тиз арада эшкә керештек. Авыл халкы да активлык күрсәтте, рәхмәт аларга, – ди ул.
Алабугада проектны яклап чыгыш ясаганда да Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, жюри рәисе Римма Ратникова Зөлфәт әфәнденең чыгышына иң югары бәя куя.
– Грант отмасак та, лауреат булачагыбызга бернинди шик тә калмаган иде. Күп районнарның чыгышлары балалар мәйданчыклары төзү, ташландык парк һәм скверларны төзекләндерү, мемориаль комплексларны реконструкцияләү, торак йортлар янындагы территорияләрне тәртипкә китерүгә багышланган иде. Ә безнең проект авыл халкы өчен бик тә мөһим дип уйлыйм мин. Чөнки кеше өчен иң кирәк әйбер һава, аннан соң су бит, – ди авыл башлыгы.
Моңа кадәр дә кул кушырып утырмаганнар биредә.
– Су насосларын да алыштырып карадык, инде башняны чистартмаган ел калмады. Әмма файдасы гына булмады. Халыкның тәкем үзәгенә үтте бу проблема, – ди Зөлфәт әфәнде ачынып
Ә менә шушы көннәрдә подрядчы оешма йөз метр тирәнлектә су скважинасы бораулау эшенә керешәчәк. Аннан су башнясын тәртипкә китерәчәкләр.
Белешмә:
«Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән Кичкетаң мәктәбенә илтүче юл асфальт белән түшәлде, район Сабан туенда бу җирлеккә быел теннис өстәле бүләк иттеләр. Менә хәзер партия ярдәме белән “Халык проекты“нда катнашып, чиста сулы булачаклар.
www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
12
май, 2026 ел
Маркетплейсларда киемнәрне кайтару кагыйдәләре: йөртелгән товарны кайтарып буламы?
Маркетплейслар аша кием сатып алу гадәти хәлгә әйләнде, әмма товарны кире кайтару мәсьәләләре элеккечә үк кыенлыклар тудыра.
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз