Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Әгерҗе тимерьюлчылары – беренче
2014 елның 5 августы, сишәмбе
Тимерьюлчыларның һөнәри бәйрәме һәм Шәһәребезнең туган көне бер-берсеннән аерылгысыз. 3500 тимерьюлчысы булган Әгерҗедә бу ике бәйрәмне берләштереп үткәрү матур гадәткә керде.
Бәйрәм чаралары башланганчы ук шәһәребез үзәге төшкә кадәр үк гөрли башлаган иде. Сәүдәгәрләр, балалар аттракционнары кайлардан гына килмәгәннәр?!
– Өч оныгым да бәйрәмнәрне сагынып көтеп торалар. Әгерҗедә мондый аттракционнар булмагач, аларга биредә бик кызык. Кем әйтмешли, ярты айлык пенсиям китте бугай инде бүген бу мәйданда. Батутта дасикерделәр, машина да йөрттеләр, таудан да шудылар, карусельдә дә әйләнделәр. Нинди генә тәм-томнар белән сыйланмадылар...
- Оныкларымны шулай шатландыра алуыма сөенеп йөрим менә, – ди ветеран тимерьюлчы Галина Николаева. Бала-чага, әнә шулай, төн уртасына кадәр рәхәтләнде мәйданда. “Бердәм Россия“ партиясенең “Яшь гвардия“ оешмасы активистлары балалар өчен махсус мәйданчыкта спорт уеннары, мастер-класслар, асфальтта “Минем шәһәрем“ рәсемнәр бәйгесе, “Яраткан шәһәреңне котла“ акциясе үткәрделәр. Яшьләр дә, өлкәннәр дә гаиләләре, коллегалары, дус-ишләре белән сыйланып, сөйләшеп-гөрләшеп утырсын өчен мәйданда бөтен мөмкинлекләр тудырылган иде. Район башлыгы Валерий Макаров тимерьюлчыларны һөнәри бәйрәмнәре
белән тәбрикләп:
– Әгерҗене тимерьюлчылардан башка күз алдына да китереп булмый. Алар районыбыз казнасын тулыландыруга гаять зур өлеш кертәләр. Ниһаять, тимерьюлчыларның күптәнге хыялын тормышка ашырып, Ометов урамын төзекләндерүгә керештек һәм бу эш 1 сентябрьгә төгәлләнәчәк. Тимерьюлчылар эшкә йөри торган урам Әгерҗедә иң матуры булачак, – дигән шатлыклы хәбәр җиткерде.
Әгерҗедәге хезмәттәшләрен котларга килгән Горький тимер юлы начальнигы урынбасары Александр Лапшин да мәйданда күңелле яңалыклар белән сөендерде.
– Һөнәри бәйрәмебезне Әгерҗе тимерьюлчылары зур җиңүләр белән каршылыйлар. “Россия тимер юллары“ буенча вагон һәм локомотив деполары һәм 109нчы юл-машина станциясе коллективлары беренче урынга чыктылар, – дигәч, мәйдан көчле алкышларга күмелде.
Мондый шатлыклы бәйрәм бүләкләрсез генә буламы соң инде?! Әнә, машинистлар Юрий Нуриев “Локомотивта 1000000 километр авариясез йөргән өчен“, Әхнәф Минһаҗев, машинист ярдәмчесе Миңнефатыйх Шәрәфетдинов “Локомотивта 500000 километр авариясез йөргән өчен“, машинист Анатолий Косарев “Тимер юл транспортында авариясез эшләгән өчен“ билгеләре белән бүләкләнделәр. Локомотивдепосы ветераны Галина Хахалкинага “Горький тимер юлының мактаулы
хезмәткәре“ исеме бирелде. Моннан тыш, бик күп хезмәт алдынгылары Александр Лапшин кулыннан Үзәк дирекция начальнигының Рәхмәтен, Горький тимер юлының Мактау грамоталарын һәм премияләр алдылар. Шәһәр көнендә, гадәттә, Әгерҗенең мактаулы гражданины исемлеге тагын иң лаеклылар белән тулылана. Быел шәһәр Советы депутатлары бертавыштан бу исемгә “Водоканал“ ширкәте директоры Илдус Шәймөхәммәтов лаек булуын белдерделәр.
– Мин район башлыгы булып эшли башлаган беренче көннәрдән башлап бүгенгәчә бик еш Илдус Эрнестович белән киңәшләшәм. Аның эшлекле фикер-тәкъдимнәренә һәрчак колак салам. Шәһәрне берөзлексез чиста су белән тәэмин итүдә ул җитәкләгән коллектив зур роль уйный. Илдус Шәймөхәммәтов мохтаҗларга һәрчак кул суза, хәйрия акцияләрендә изге гамәлләр кылуы белән дә танылды, – диде район башлыгы Валерий Макаров аңа мактаулы гражданин тасмасын кидергәндә. Илдус
әфәнденең әнисе Рәмзия ханым да бу мактаулы исемне йөртә. Әниле-уллы “Әгерҗенең мактаулы гражданины“ исемен йөртүче Шәймөхәммәтовлар – шәһәребездә әлегә бердәнбер.
Район башлыгы Валерий Макаров бу кичне бер төркем алдынгыларны Мактау грамоталары биреп тә сөендерде. Бүләкләнүчеләр арасында шәһәребездә чисталык булдыруга өлеш кертүче Екатерина Белова белән Галина Итешинадан ныграк сөенгән кеше булмагандыр. Валерий Макаров иңнәреннән кочып, рәхмәт белдергәндә күңелләре тулды аларның.
– Без бит гап-гади хезмәт кешесе, чүп җыябыз. Хезмәтебезне шулай олылауларына ничек сөенмисең инде, – ди Екатерина күз яшьләрен сөртеп.
Менә шундый хезмәт алдынгыларын, бәйрәм кунакларын Мәдәният сараеның талантлы балалары, сәхнә осталары җыр-биюләре белән сәламләделәр. Ә кичен мәйданда алма төшәр урында юк иде. Башта Ижауның “Старая крепость“ ансамбле чыгышын карадык. Ә соңыннан реклама агентлыгы компаниясе тәүге тапкыр лазерлы шоу тәкъдим итте. Бу тамаша матур, кызыклы булса да, күпләр, бигрәк тә балалар, элеккечә бәйрәм салютын көткән икән...
Рәмзия ЗАРИПОВА
www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
12
май, 2026 ел
Маркетплейсларда киемнәрне кайтару кагыйдәләре: йөртелгән товарны кайтарып буламы?
Маркетплейслар аша кием сатып алу гадәти хәлгә әйләнде, әмма товарны кире кайтару мәсьәләләре элеккечә үк кыенлыклар тудыра.
7
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз