Ә безнең районда ветеринарлар бу куркыныч авурының инде 20 еллап булганы юк, диләр. Кукмара районының Люга авылында себер түләмәсенең баш калкытуы Татарстанны аякка бастырды. 49 яшьлек ир-ат тана суйганда эләктергән бу авыруны. Ул хәзер Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана. Бу тананы хуҗалар әле май аенда гына сатып алган булганнар. Хәлсезләнеп торуын сизгәч, суярга булганнар. Әле ярый, итен сатып өлгермәгәннәр. Барлык итне, тана торган сарайның такталарын, аны чалган җирдән 25 сантиметр катламындагы туфракны читкә алып чыгып яндырганнар. Себер түләмәсе баш калкыткан 300 кеше яши торган бу авыл карантинга ябылган. Хәзер анда керү-чыгу тыела.