Исем китми читтә үскән әфлисунга, бананга...

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Узган атнада Россия Президенты Владимир Путин чит илләрдән азык-төлек кертүне чикләү буенча санкцияләр кертү турындагы карарга кул куйды. Бер ел дәвамында чит илдән Россиягә кертелмәячәк товарлар исемлегендә сыер, дуңгыз, кош итләре, балык, сыр, сөт һәм яшелчә, җиләк-җимеш кебек ризыклар бар.Кибет киштәләрендә җаның ни теләсә, шул булуына ияләшкән халыкны бу хәбәр бераз пошаманга салмый калмагандыр. Кемдер “үзебездә җитештерелгән азык-төлеккә бәя күтәрелмәсме икән?“ дип борчылып куйгандыр. Андыйларны язма башында ук тынычландырырга ашыгабыз: Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт җитәкчелеге  алдына бу ситуацияне контрольдә тоту бурычын куйды.

– Безгә кайдан һәм нинди азык-төлек продукциясе кертелүен тикшереп торырга кирәк. Иң мөһиме, бәяләр үсеп китмәсен һәм кибет киштәләрендә теге яки бу продуктларга кытлык күзәтелмәсен. Мин әлеге мәсьәләне уңай хәл итүебезгә ышанам, – диде Илбашы.
Татарстан Хөкүмәтендә узган брифингта да сүз шул хакта барды. Анда катнашкан республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов, “Татплодоовощпром“ җәмгыяте генераль директоры Раил Зиатдинов, Татарстан кулланучылар җәмгыяте рәисе урынбасары Рашат Шәймәрданов беравыздан чит илдән кертелмәячәк продукцияләргә безнең республикада кытлык булмаячак дип белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International