2012 елның җиде аенда районыбызда 270 сабый туган булса, быел шул ук чорда 275 бала дөньяга аваз салды. Аларның 140ы – малай, 135е – кызлар. Яңа туган нәниләрнең 207се – шәһәрдә, 68е – авылда. 78 гаиләдә – беренче, 134 гаиләдә бала туган. Ә 13 гаилә дүртенче балалы булган. Дүрт гаиләдә игезәкләр дөньяга килгән. Соңгы ун елда беренче тапкыр ата-ана теләге белән бер авылда сабыйны өй шартларында таптырганнар.
– Соңгы вакытта районыбызда сирәк исемнәр куша башладылар. Мәсәлән, малайларга Алан, Айваз, Риаз, Ранцель, Донат, Хәким, Таһир исемнәрен кушучылар булды, – ди ЗАГС бүлеге мөдире вазифаларын башкаручы Лилия Госманова.
Ә кызлар арасында Амрия, Виталина, Риана, Софина, Ника, Элана, Асель исемнәре еш яңгырый башлаган.