Татарстанда 1 млн. 872 мең тонна ашлык суктырылган. Көзге бөртекле культураларны урып-җыю эшләре төгәлләнә, агросәнәгать комплексы предприятиеләре язгы сабан культураларын суктырырга кереште, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Бөртекле һәм кузаклы культуралар биләгән мәйданның 835,9 мең гектарыннан уңыш җыеп алынган, бу фаразланган күрсәткечләренең 53 процентын тәшкил итә. Шул исәптән көзге бодай 242 мең гектардан сугып алынган ягъни билгеләнгән күләмнең – 98 проценты, көзге арыш 235,1 мең гектардан, ә арпа 224,9 мең гектардан, борчак 46,8 мең гектардан, сабан бодае 36,1 мең гектардан суктырылган. Көзге бодай – 568,1 мең тонна, көзге арыш – 510,9 мең, арпа – 520,2 мең, борчак – 90,2 мең тонна, сабан бодае – 73,9 мең тонна. Республика буенча уртача уңыш гектарыннан 22,4 центнер тәшкил итә. Бөртекле һәм кузаклы культураларны суктыру буенча Апас, Буа, Нурлат, Кайбыч, Алексеевск һ.б. муниципаль районнары алда бара.