Батарея һәм лампаларны чүплеккә атарга ярамый!

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Элек чүпне чиләккә җыеп ташлый идек. Хәзер исә көнкүреш калдыкларын пакетка салып түгәбез. Тик кайбер әйберләрне бөтенләй дә контейнерга ташларга ярамаганлыгын кайчакта уйлап та карамыйбыз. Мәсәлән, көндәлек тормышта кулланып, яраксызга чыккан энергияне саклый торган лампа һәм кечкенә батареяларның зыянлы булуын күпләр белми.


Кулланылган батарея һәм энергияне саклый торган лампалар зур зыян китерә. Әгәр аларны көнкүреш калдыклары белән бергә чүплеккә ташласаң, терекөмеш, кадмий, никель һәм башка төрле металлар бүленеп чыга. Алар хайван, үсемлек, туфрак, җир астыннан чыккан суларга, шулай ук һавага тискәре йогынты ясый. Чүп контейнерына ташланган яки анда “барып җитә алмаган” батарея 20 квадрат метр җирне агулый. Ә энергияне саклый торган лампа, янып чыкканнан соң, куркыныч тудыру җәһәтеннән беренче класска керә.

Зыяны күп – белегез

Һәр елны Россиядә 20 тонна терекөмеш чүпкә чыгарып ташлана. Ул сыеклык формасында да була, һавада да очып йөри... Энергияне саклый торган лампаны чүплеккә ыргытсаң, берни дә булмас шикелле тоела. Тик бер лампада уртача 0,1 мг терекөмеш бар. 1 грамм терекөмеш кешене үтерергә сәләтле. Чүплеккә ыргытылган лампа ватылса, төрекөмеш парлары бүленеп чыга. Бу доза үлемгә китерми. Әмма күпме кешенең чүплеккә лампа чыгарып атканын күз алдына китерсәк, моның ни дәрәҗәдә зыянлы икәнлеген яхшы аңлыйбыз.

Җыярга урын бар

Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына еш кына: “Без батареяларны тапшырырга телибез, аларны кая илтергә мөмкин икәнлеген әйтсәгез иде”, – дип шалтыраталар икән. Министрлык кулланылган  батареяларны җыю буенча “Технология комфорта” оешмасы белән берлектә уртак сынау проекты башлап җибәрергә җыена.

- Бүген башкаланың берничә сәүдә үзәгендә, белем бирү учреждениесендә, шулай ук безнең министрлыкта батареяларны җыю буенча махсус контейнерлар урнаштырылган. Ел ахырына кадәр тагын берничәне сатып алырга җыенабыз. Алар, файдалану урынына карап, берничә төргә бүленә. Берсе сәүдә үзәкләре өчен булса, икенчесе – мәктәпләр өчен. Мәктәпләрдә куелган контейнерларда индикаторлар да урнаштырылачак, – ди Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының экологик белем һәм җәмәгать оешмалары белән үзара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Дамир Вәлиуллин.

“Идел буе экологик компаниясе”ндә дә мондый эш белән шөгыльләнәләр. “Батарея һәм лампаларны җыеп, без сәнәгать өлкәсендә дә файда китерәбез, чөнки батареялар киләчәктә икенчел чимал буларак кулланыла”, дип хәбәр итте андагы белгечләр. Бүгенге көндә алар 400 килограмм батарея җыелган. Шулай ук бирегә электр кораллары һәм ноутбукларның батареяларын да алып киләләр. Утильгә тапшырылган батареялар тимер, графит, цинк алыр өчен кулланыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International