Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе Татарстанда “Макдоналдс” челтәре рестораннарында үткәрелгән санитария тикшеренүләренең беренче нәтиҗәләре белдерелде. Искәртеп узабыз, Татарстанда тикшеренүләр 15 августта башланды. Казанда 4 ресторан тикшерелде, Бөгелмәдә, Түбән Кама, Чаллыда – берәр. Тикшерүләр алып барырга Мәскәүдә рестораннар челтәре хезмәткәрләренең таләпләрне тупас бозулары сәбәп булды. Нәтиҗәдә, ачыкланган җитешсезлекләр буенча Америка корпорациясенең кайбер предприятиеләренең эшчәнлекләре вакытлыча туктатылу турында беркетмәләр төзелде. Тикшерү вакытында азык-төлек продуктыннан 53 үрнәк алынды. 22 августка булган мәгълүматларга караганда, 3 лаборатория нәтиҗәләре билгеле булды. Шулай итеп, Түбән Камада “Макдоналдс”та тавык итеннән ясалган ризыкның микробиология күрсәткечләре буенча гигиена таләпләренә туры килмәве ачыкланган. Казан “Макдоналс”ы ресторанында (Х.Ямашев просп., 46/33, молл «Парк Хаус») алынган үрнәк нәтиҗәләре тагын да шаккаттыргыч – эчәк таякчыклары төркеме бактерияләре ачыкланган. Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсендә “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә белдерүләренчә, тикшерү вакытында санитария законнарын бозу, шул исәптән азык продуктларын саклау шартларын үтәмәү, җитештерү контроле программасы тулысынча үтәлмәү, кайбер хезмәткәрләрнең даими медицина тикшерүе узмавы билгеле булган. Ачыкланган җитешсезлекләр буенча административ хокук бозулар турында 9 эш, ә юридик затка карата 1 эш ачылган. Бу фактлар буенча административ хокук бозулар турында беркетмә төзү өчен “Макдоналс” ҖЧҖ нең законлы вәкиле һәм җаваплы вазифаи зат чакырылган. Калган үрнәкләр тикшерелә. Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе административ хокук бозулар турында эшләрне карау һәм лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләрен өстәмә рәвештә хәбәр итәчәк. Төбәктә “Макдоналдс” тиз туклану рестораннарының калганнарында да тикшерүләр дәвам итә.