Мәгариф хезмәткәрләренең Сабада узган республика киңәшмәсеннән район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге делегация күтәренке кәеф белән кайтты. Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үз чыгышында Әгерҗе районы мәгариф идарәсенең белемнең сыйфатын күрсәтүче рейтингта узган елгы иң арттагы 47(!) урыннан быел 12(!) урынга күтәрелүен әйтеп сөендерде.