Мал китә, чире кала.

2014 елның 25 августы, дүшәмбе

Кукмара районының Өлге авылында түләмә (сибирская язва) инфекциясен йоктырган кешенең якыннарына һәм аңа медицина ярдәме күрсәтүчеләргә куркыныч чир иярмәгән. Авылның башка кешеләрендә дә авыру билгеләре табылмаган. Өлге карантиннан узган атнада чыкты. Бәла – аяк астында, диләр. Үзәк һәм Көнбатыш Африка илләрендә Эбола бизгәгеннән – кешеләр, Италия һәм Грециядә блутанг инфекциясеннән – мөгезле терлек һәм дөяләр, ә Россиядә Африка чумасыннан дуңгызлар кырылган соңгы айда, бу авырулар безгә дә үтеп керә күрмәсен дип ут йоткан Татарстан чак кына үзе дә афәт чыганагына әверелмәде. Борынгыдан аяусызлыгы белән билгеле түләмәнең республикада инде 10 еллап «баш калкытканы» юк иде. Һәм менә сискәндергеч бу хәл техник һәм технологик яктан алга киткән заманда да уяулыкны югалтырга ярамаганлыгын искә төшерде. Түләмәдән һәлак булган терлекләр күмелгән урыннар, гомумән, үләт базларының торышына һәм ветеринария кануннары үтәлешенә игътибарны арттырды. Бәхеткә, әлегә бәладән котылып калдык кебек. 5 августта Кукмара район хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән 49 яшьлек Фәнил Габдуллин Казанның клиник инфекция хастаханәсендә дәвалануын дәвам итә. Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, авыру ир хастаханәгә кереп яткан көннән аның даирәсендәге кешеләр 8 көн дәвамында медицина күзәтүе астында торган, чөнки инфекция йога калса, организмны ул нәкъ шушы вакыт эчендә зарарлый икән. Гадәттә, температура күтәрелә, инфекция тәндәге яра аша эләккән очракта, шул урында зур чуан чыга. Авылдашына мал чалырга ярдәм иткәндә кулына ялгыш үткен пычак тиеп киткән Өлге агаеның да тугызынчы көнне хәле авырая башлаган. Шуңа күрә белгечләр ул аралашкан кешеләрнең көнгә ике тапкыр температурасын үлчәп, тән тиресен күздән кичергән. Кукмара Үзәк район хастаханәсенең 16 медицина хезмәткәре дә дәвалану курсы узган. Табиблар Өлге авылындагы һәр йортка кереп, барлыгы 338 кешене карап-тикшереп чыккан: беркемдә дә шик уятырлык билгеләр табылмаган. Авырудан алынган инфекция материаллары исә өйрәнү өчен Сарытауга – «Микроб» Россия йогышлы авыруларга каршы көрәш фәнни-тикшеренү институтына җибәрелгән. Мәгълүм булганча, Татарстан Президенты Указы нигезендә Өлге авылына унбиш көнлек карантин кертелгән иде. Бу вакытта авылдан хайваннарны, ит продуктларын алып чыгу, гомумән, терлекләрне бер хуҗалыктан икенчесенә күчерү, су эчәргә елга-буа буйларына төшерү, мал чалу, үлгән малның тиресен салдыру кебек гамәлләр тыелды. Чит кешеләргә дә авылга юл ябык иде. Республика ветеринария лабораториясе хезмәткәрләре 27 июльдә көтүдән авырып кайткач чалынган сыерның итенә микроскопик, серологик һәм биологик тикшерүләр үткәргәннән соң, анда чыннан да түләмә авыруын китереп чыгаручы инфекцияне ачыклады. Әлеге факт буенча хәзер Россия Тикшерү комитетының Идел буе төбәкара табигатьне саклау тикшерү идарәсе мал хуҗасына карата җинаять эше кузгатты. Ул саксызлык аркасында авыр нәтиҗәләргә китергән ветеринария кагыйдәләрен бозуда гаепләнә. Тикшерү органнары, беренче чиратта, мал хуҗасына ветеринария хезмәтенә хәбәр итеп тормастан, авыру сыерны чалганы өчен дәгъва белдерә. Гомумән, ул бу малны тиешле документлардан башка гына сатып алуы, хуҗалыгындагы яңа терлек хакында ветеринар тикшерү хезмәтенә мәгълүмат җиткермәве һәм сыерга прививкалар ясатмавы белән үк ветеринария законнарын бозган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International