Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым Казан Кремлендә республикабызның иң үрнәк гаиләләрен кабул итәләр. Татарстан Республикасы көне уңаеннан оештырылган бу очрашуга Әгерҗедән Илсур һәм Рушания ӘЗИАТУЛЛИНнар да киттеләр.
– Мондый бәхет елмаер дип башыбызга да килмәде. Бу турыда хәбәр иткәч, икебез дә аптырап киттек. Бик күпләр кебек без дә гап-гади гаилә инде. Шундый хөрмәт күрсәткәннәре өчен районыбыз җитәкчеләренә рәхмәт, – диде Рушания ханым Президент белән очрашуга китәр алдыннан.
Рушания – Әгерҗедә күпләргә таныш ханым. Ул – 1нче гимназия директоры.
– Шундый җаваплы, катлаулы вазифаны ышанып тапшыргач, эш бик еш кына беренче урынга чыга. Әмма гаилә учагын саклап торучы ир хатыны, хуҗабикә һәм дүрт балабызның әнисе булу минем иң зур вазифам дип саныйм. Чөнки җитәкче кәнәфие ул вакытлыча. Ә гаилә – гомерлек һәм ул минем өчен иң изге төшенчә. Эшеңдә әллә нинди дәрәҗәләргә ирешсәң дә, хатын-кыз өчен иң мөһиме гаиләңдә ирдән бәхетең булу, – ди әңгәмәдәшем.