Белем бәхетле итә: Белем көне белән татарча котлаулар.

2014 елның 27 августы, чәршәмбе

Тиздән 1 сентябрь – Белем көне. Бу көнне без беренче кыңгырау, туган мәктәбебез, тугрылыклы сыйныфташларыбыз, олы йөрәкле укытучыларыбызны тагын бер кат искә төшерәбез. Белем көне – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Белемдә – бәхет, белемсезгә – дөнья ләхет, ди бит татар халык мәкале дә. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк! Быел беренче мәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын. Кайгыртучан укытучыларыбызга изге эшләрендә уңышлар һәм сабырлык юлдаш булсын. Ә без сезгә бәйрәм уңаеннан 1 сентябрь – Белем көненә татарча котлаулар тәкъдим итәбез.


Белем көне белән сине,
Беренче укытучым!
Сабый чактан ниятләрне
Туры юлга салучым.
Бу җиһанның матурлыгын
Күрергә өйрәттең син.
Беренче дәресегезне
Бүген дә хәтерлим мин.
Белем орлыгы салдыгыз
Һәрбер нәни күңелгә!
Шул күңелдән инде бүген
Изге теләк түгелә.
Саулык юлдаш булсын сезгә,
Сабыр булып калыгыз!
Бүгенгедәй яшь булыгыз-
Иң-иң гүзәл чагыгыз.

***

Чәчләреңә кунган ак күбәләк,
Шатлык очкыннары йөзеңдә.
Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән
Күбәләккә охшаш үзең дә.

Ашкына да, талпына да бүген
Леп-леп типкән нәни йөрәгең.
Озатасың, изгеләрдән изге
Сабыйлыкның соңгы көннәрен.

Җуелмаслык хатирәләр калыр
Мәктәптәге тәүге көнеңнән.
Иң башыңа күрә йөгең дә бар –
Син җаваплы кеше бүгеннән.

Кадерле укытучым!
Туган якның ал таңнары сезгә
Бүләк иткән күңел аклыгын.
Юлдаш итеп саклагансыз яшьтән
Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.
Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез
Тормыштагы һәрбер мизгелгә.
Күпме изге гамәл энҗе булып
Гомер юлыгызга сибелгән.
Рух ныклыгына таянасыз,
Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.
Чор сулышын ачык тоемлаучы
Зыялы һәм затлы кеше сез.

***


Нәни дус!
Син атлаган юлларга
Алтын яфрак сибелә.
Чыңлый көмеш кыңгырау,
Дәшеп белем иленә.
Бик күп нәрсә белерсең син
Туган илең турында.
Син бит хәзер бик зур кеше –
Әлифбаң бар кулыңда.
Белем көне белән, дустым,
Омтыл һәр көн белемгә!
Җиһанның бар төсмерләре
Чагыла уку-гыйлемдә!

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International