Татарстанда 2,5 млн чамасы тонна ашлык суктырылган, гектарыннан уртача уңыш 22,5 центнер тәшкил итә. Бөртеклеләр һәм кузаклылар биләгән мәйданның 1105, 8 мең гектарында урып-җыю эшләре төгәлләнгән, бу фаразланган күрсәткечләрнең 71 проценты дигән сүз, дип хәбәр итәләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында. Апас аграрийлары авыл хуҗалыгы культураларын 99 процент мәйданнан җыеп алган, Буа – 97 процент, Әлки - 95, Кайбыч - 94, Нурлат - 94, Спас - 85 , Алексеевск - 84 һәм Яшел Үзән - 84 процент.