27 августта, Республика һәм Казан шәһәре көне алдыннан, «Безнең Республика: горурланабыз һәм яратабыз!» марафоны кысаларында «Республика тасмасы» акциясе башланды. Республика шәһәрләре урамнарында волонтерлар теләгән һәркемгә Татарстан флагы төсләрендә эшләнгән тасмалар таратырга кереште. Бу көнне Казанда әлеге акция Татарстан Республикасы көненә багышланган ике бәйрәм чарасында («Казан ишегаллары» һәм «Дус ишегалды, дус шәһәр») старт алды. Акциянең төп бурычы – үз республикаларын яратучы һәм аның белән горурланучы татарстанлыларны, үз тормышын Татарстан белән бәйләгән һәркемне, республиканы үстерүгә бөтен көчен һәм җанын бирергә әзер торган кешеләрне символик рәвештә берләштерү. Тасмадагы төсләр билгеле бер мәгънәгә ия. Яшел төс – өмет символы, кызыл төс – көч-кодрәт, энергияне, ә кайчагында зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсен дә чагылдыра. Ак төс ниятләрнең пакълеген, Татарстан халкының тынычлык сөючәнлеген, тынычлык һәм татулыкка омтылышын гәүдәләндерә. «Республика тасмасы» акциясе сентябрь уртасына кадәр дәвам итәчәк. Чараны оештыручылар акциядә катнашучы 1 000 волонтерның көләч йөзләре һәм изге теләкләре белән республикада яшәүчеләрнең кәефен күтәрәчәгенә ышана. “Республика лентасы” акциясендә беркемгә дә мәҗбүри түгел, бу бары тик Татастан белән горурлануны хисләрен чагылдыру. Минемчә, яшьләрнең буыннан буынга милли гореф-гадәтләрне тапшыру – бик матур традиция”, – ди “Бердәм Россия”нең Яшь гвардиясе Казан штабы җитәкчесе Андрей Губанов. Искәртеп узабыз, 9 июльдә социаль челтәрләрдә фотокункурс буларак башланып киткән «Безнең Республика: горурланабыз һәм яратабыз!» акциясе республика күләмендәге марафонга әверелде. Проектның сайты - www.fototatarstan.ru. Ватанга мәхәббәт һәм патриотизм хисләре, гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләргә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүне максат итеп куйган марафонга даими рәвештә яңадан-яңа катнашучылар кушыла, аның кысаларында төрле чаралар үткәрелә. Марафонның идеясен социаль челтәрдә хезмәт ветеранының фотосурәтен урнаштырган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән иде.