Яшьләр “Экстремизмга - юк!” проектында катнаша.

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе

Велоузыш 11 сентябрьдә узачак. Әлеге уртак проект Татарстанда төрле дин вәкилләренең үзара килешеп, тату яшәүләрен күрсәтә, шул ук вакытта ул татарстанлыларның экстремизм кебек тискәре куренешләргә каршы булуларын раслый. Яшьләр төркемнәре төрле урыннардан кузгалып китәчәкләр: мөселман яшьләре - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасы яныннан, православ дине вәкилләре - Татарстан митрополиясе идарәсеннән, католиклар һәм яхүдиләр үзләренең гыйбадәтханәләре яныннан. Барлык катнашучылар "Казан" Гаилә үзәге янында очрашып, тынычлыкны саклауга багышланган флешмобта катнашачак. Флешмоб сәгать 10.00дә була, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International