Игенче – кырда, ашлык - амбарда.

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

Урып-җыю эшләрен вакытында төгәлләү өчен авыл хезмәтчәннәреннән шактый оператив булу, уңай һава торышының һәр мизгеленнән тулысынча файдаланып калу таләп ителә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, начар һава торышы урып-җыю эшләрен төгәлләүгә киртә булырга тиеш түгел. Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю 1417,9 мең гектар мәйданда тәмамланган. Бу – тиешле планның 91 проценты дигән сүз. Нәтиҗәдә, авыл хезмәтчәннәре шушы вакыт эчендә 379,3 мең гектарда язгы бодай һәм 404,4 мең гектарда арпа суктыруга ирешкән. Ашлык күләменә килгәндә исә, хәзергә ул барлыгы 3153,5 мең тонна тәшкил иткән. Аның 789,2 мең тоннасы язгы бодай булса, 956,5 мең тоннасы – арпа. Уңыш күләме дә чагыштырмача яхшы дип исәпләнә. Бүгенге көндә ул гектарына 22,2 центнер тәшкил итә. Хәзерге вакытта шикәр чөгендере һәм бәрәңге алу да тулы көченә бара. Җыеп алынган шикәр чөгендеренең гомуми күләме - 191,4 мең тонна, бәрәңге әлегә нибары 13,4 мең тонна күләмендә генә җыелган. Билгеле булганча, соңгы вакытта республикада начар һава торышы сакланды. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре басу-кырларга чыга алмый азапланды. Бу вәзгыять, үз чиратында, урып-җыю эшчәнлеге барышын да бераз тоткарлады.
- Урып-җыю кампаниясен төгәлләгән хуҗалыкларга әлеге һава торышы, киресенчә, уңай йогынты ясады. Уҗымнар тишелеп чыкты, туфрак тиешле дым белән тәэмин ителде, - дип билгеләп үтте Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Урып-җыюны төгәлләгән районнарга килгәндә, андыйлар бишәү - Апас, Нурлат, Әлки, Спас һәм Кайбыч районнары. Хәзер исә, киресенчә, урып-җыю өчен уңай һава торышы урнашты. Марат Әхмәтов авыл хезмәтчәннәре алдына урып-җыю эшләрен көн саен 20-30 мең гектар мәйданда башкару бурычы куйды. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, быел авыл хуҗалыгы белгечләре туфракны эшкәртүгә дә зур игътибар бирергә җыена. Ник дигәндә, сыйфатлы итеп эшкәртелгән туфракта дым күпкә яхшырак саклана, дип саный белгечләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International