Яшьләр “Экстремизмга - юк!” кысаларындагы велоузышта катнашты.

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан республикасында бу араларда "Экстремизмга - юк!" дигән айлык уза. Әлеге проектта республиканың дини оешмалары да катнаша. Бүген Татарстан Диния нәзарәте, республика митрополиясенең яшьләр белән эшләү бүлекләре, яхүди һәм католик җәмәгатьчелеге белән берлектә, "Экстремизмга -юк!" айлыгы уңаеннан велоузыш оештырды. Әлеге уртак проект Татарстанда төрле дин вәкилләренең үзара килешеп, тату яшәүләрен күрсәтә, шул ук вакытта ул татарстанлыларның экстремизм кебек тискәре куренешләргә каршы булуларын раслый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International