848,4 мең гектарда җир тирәнтен эшкәртелгән яки туфракның өске катламы сукаланган.

2014 елның 12 сентябре, җомга

Татарстанда 43 процент кырда туфрак эшкәртелгән. 848,4 мең гектарда җир тирәнтен эшкәртелгән яки туфракның өске катламы сукаланган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. Балтач районында 65 процент мәйданда туфрак эшкәртелгән, Буада – 60, Кайбычта – 61, Баулы-54, Әлки, Актаныш, Биектау һәм Зәй районнарында 52 шәр һ.б. Яшел Үзән, Бөгелмә, Әгерҗе, Чирмешән, Югары Ослан һәм Менделеевск районнары игенчеләренең эшләре акрын бара, алар фаразланган күрсәткечләрнең 13-37 процентында гына туфракны эшкәрткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International