“Мәк” операциясе: халык тырыша, рәсми затлар битараф.

2014 елның 12 сентябре, җомга

Татарстанда законсыз рәвештә үсә торган мәк һәм киндер кебек наркотик матдәле үсемлекләрне ачыклау буенча махсус операция дәвам итә. Сентябрь аенда гына да республиканың полиция хезмәткәрләре шундый өч очракка тап булган. Аларның берсе Яшел Үзән районы болынында ачыкланган. 2,5 мең квадрат метр мәйданда үсеп утыра торган әлеге наркотик матдәле үсемлек турында авыл җирлеге башлыгына хәбәр ителгән. Закон буенча ул әлеге урынны тәртипкә китерергә тиеш булган. Чынлыкта исә ул киндерне юк итү буенча берни дә эшләмәгән, бу эшкә күз йомган. Нәтиҗәдә, рәсми затка 3 мең сум күләмендә штраф салганнар. Бары тик шушы очрактан соң гына җитәкче биредә үсеп утучы 5 тонна (!) күләмендәге наркотик үсемлекне юкка чыгару эшенщ тотынган. Рәсми затлар наркотик матдәле үсемлекләргә күз йомган вакытта исә гади халык, киресенчә, хокук саклау органнарына мәк һәм киндер үсә торган урыннарны ачыклауда ярдәм итә. Мәсәлән, шушы көннәрдә генә Татарстанда наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенең махсус сайтына Казан кешесеннән аноним хат килеп ирешә. Ул шәһәрнең нәкъ үзәгендә киндер үсеп утыруы турында хәбәр итә. Әлеге урынга наркоманнар килеп тулудан курка ул. Наркополицейскийлар бу урынны кичекмәстән тикшерә һәм, чыннан да, биредә икешәр метрлы киндер үсүен ачыклый. Әфьюнле үсемлекләр тиз арада юкка чыгарыла. Тукай районында үсеп утыручы киндер янында капчыкларга тутырылган ниндидер үлән кебек матдә ачыклана. Экспертиза әлеге 13 капчыкта 7 килограмм марихуана булуын ачыклый. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, “Мәк” операциясенең икенче этабы август аенда башланып китте. Бер ай эчендә полиция хезмәткәрләре 12 тонна наркотик матдәле үсемлекне юкка чыгаруга иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International