Ун ел элек республикабызда онкология чире һәр 81нче кешедә табылган, хәзер исә яман шеш авыруы һәр 47нче кешедә ачыклана. Әмма табибларны белемсезлектә, ә безнең медицинаны хәлсезлектә гаепләп, шөбһәгә төшү урынсыз – бу күрсәткечләрдә, киресенчә, сәламәтлек саклау тармагындагы алга китешләр чагыла. Бер яктан, яман шеш бүген күбрәк кешедә табыла икән, бу бер дә яхшыга түгел кебек. Әмма табиблар сүзләренчә, бу очракта әлеге статистика кешеләр күбрәк чирли башлау дәлиле түгел. Куркыныч саннарда, беренче чиратта, заманча технологияләр үсеше, яңа тикшерү методлары барлыкка килү чагылыш таба. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге алга китеш белән яман шешне ачыклау мөмкинлекләре дә арта бит. Табиблар фикеренчә, онкология чире белән авыручылар санына караганда, бигрәк яман шештән үлүчеләр исәбенә игътибар итәргә кирәк. Авыручылар исәбе соңгы елларда гына да 12,5 процентка артса да, бу авырудан якты дөньядан китүчеләр 2,1 процентка кимегән. Онкологик авыруларны иң башлангыч стадиядә ачыклау һәм дәвалый башлау мөмкинлеге туу яман чир белән көрәшне дә нәтиҗәлерәк итә. Табиблар ракны сәламәт кешедә ачыклау мөһимлеген ассызыклый. Бу очракта хәтта 100 процент нәтиҗәгә ирешеп була ди алар. Татарстан Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, онкологияне ачыклауда диспансеризация “казанышлары”на ишарәли. Узган елны төрле авыруларны вакытында ачыклау һәм кисәтү максатын йөрткән табиб тикшерүләре нәтиҗәсендә 550 кешедә рак ачыкланган. Агымдагы елның ярты еллыгында 2000 кешедә онкология чиренә шик туган, 450 очракта шөбһәле фаразлар расланган. Әмма республикабызда онкология белән көрәш шактый уңышлы бара дип билгеләсәк тә, сөенергә иртәрәк. Ил күләмендә авыруны вакытында ачыклау тиешле дәрәҗәгә куелмаган.- Әле бүген дә авырулар табиблар кулына иң соңгы стадияләрдә генә килеп эләгә, - ди Россия онкологлары ассоциациясе президенты, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы, Россия Фәннәр академигы, Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәге директоры Михаил Давыдов. Аның сүзләренчә, ракны ачыклауда диспансеризация генә дә тиешле нәтиҗәләр бирә алмый. Чирне иң башлангыч стадиядә ачыклау белән белгечләр шөгыльләнергә, сәламәт халык өчен скрининг программалары булдырылырга тиеш дип саный ул. Яман шештән үлүчеләр исәбе шулай ук кими төшсә дә, чит илләр белән бер дәрәҗәгә җитү авыр. Әйтик, Россиядә рак белән авыру күрсәткечләренең Америка Кушма Штатлары белән чагыштырганда түбәнрәк. Россиядә ул 100 мең кешегә 274 авыручы булса, Америкада исә 100 мең кешегә 400 нисбәтендә чагылыш таба. Әмма шул ук вакытта үлем күрсәткечләре бер үк дәрәҗәдә. Үлем күрсәткечләре илебездә югары булып кала бирә. Бездә онкологик чир башында ук нәтиҗәле төстә дәваланмый. "Сөт бизләре рагыннан АКШта тернәкләнү 97 процент тәшкил итсә, бездә исә ул 60 процент авыручылар гына дәвалана”, - дип мисал китерде Михаил Давыдов. 16-18 сентябрь көннәрендә Казанда БДБ илләре һәм Евразия онколог һәм радиологларының VIII корылтае узачак. Яман шеш авыруын дәвалау белән шөгыльләнүче 2,5 меңләп Россия һәм халыкара белгеч башкалабызда чирне дәвалау буенча фикер алышачак, тәҗрибә уртаклашачак. Абруйлы фәнни форумны Казанда уздырылуы да очраклы гына түгел. Башкалабыз матур архитектура, күркәм традицияләр һәм кунакчыллыгы белән генә дан казанып калмыйча, иң яхшы белгечләре белән дә бөтен дөньяга танылган. Корылтай кысаларында фәнни юнәлешләр буенча 21 секция эшләячәк, аларда 21 дәүләт вәкиле 500дән артык доклад белән чыгыш ясаячак.