Үсеп килүче буында табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатында оештырылган бу дәресләрдә районыбызның урман хуҗалыгы һәм “Кичке Таң“ заказнигы хезмәткәрләре катнаштылар. “Мин Кичкетаң мәктәбенең барлык сыйныфларында “Һава һәм су чисталыгы“ дигән темага лекцияләр укыдым“ – диде заказник инспекторы Тәлгать Нуриев.