Коррупциягә каршы “Халык контроле” ярдәмендә көрәшмәкчеләр.

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Соңгы вакытта Татарстанда коррупция белән бәйле җинаятьләр турында хәбәр итүчеләр саны шактый кимегән. Республика җитәкчелеге исә ришвәтчелек белән бәйле шикаятьләр өчен “Халык контроле” сайтында махсус бүлек булдырырга карар кылган. Татарстанда 2015-2020 елларга исәпләнгән коррупциягә каршы сәясәт программасын тормышка ашыру кысаларында ел саен махсус мониторинг уздырыла. Аның максаты – республикада коррупция белән бәйле вәзгыятьнең торышын билгеләү, әлеге афәт белән көрәшнең яңа юлларын эзләү.


Халык хәбәр итәргә теләми...

- Агымдагы елның алты аенда дәүләт хакимияте органнарына коррупция белән бәйле 45 мөрәҗәгать килеп иреште. Бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга кимрәк. Шунысы да мөһим, ниндидер сәбәпләр нәтиҗәсендә үз проблемаларын урында хәл итә алмаган халык ешрак республика дәрәҗәсенә мөрәҗәгать итә башлады, - дип белдерде “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстанның социаль-икътисади мониторинг буенча комитет рәисе урынбасары Ольга Семенова. Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов сүзләренә караганда, ярты елга 45 мөрәҗәгать – бик аз.

- Бу күрсәткечнең нәрсә турында сөйләвен ачыкларга кирәк. Бәлки татарстанлылар коррупциягә каршы эшчәнлекнең нәтиҗәлелегенә ышанмыйдыр... Яисә инде әлеге вәзгыятьнең башка сәбәпләре бардыр. Шуңа күрә бу мәсьәлә безне аеруча борчуга сала, - дип белдерде җитәкче.

Аның сүзләренә караганда, Иҗтимагый палата каршында коррупция белән бәйле мәсьәләләр буенча махсус кабул итү бүлмәләре эшли. Айга бер мәртәбә уздырыла торган әлеге чараларга йөрүчеләр дә бик сирәк икән, көненә нибары 1-2 кеше генә килә, ди Панкратов.

- Билгеле булганча, рәсми затка карата коррупция белән бәйле тикшерү уздыру өчен сәяси партия, иҗтимагый оешма, хокук саклау органнары яисә инде матбугат чараларыннан махсус мөрәҗәгатьләр булу кирәк. Агымдагы елның алты аенда исә андый мөрәҗәгатьләр, гомумән дә, булмады, - дип дәвам итте сүзен Алексей Панкратов.

Районнар җитди контрольдә

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, 2014 елның алты аенда Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан коррупция очраклары белән бәйле 403 җинаять теркәлгән. Аларның 108е хезмәт урынында ялган документлардан файдаланудан гыйбарәт булса, 137се – ришвәтчелек очраклары. Нәтиҗәдә, алты ай эчендә хокук саклау органнары 135 кешене җинаять җаваплылыгына тарткан. Аларның 13е – министрлык һәм төрле идарә хезмәткәрләре. Татарстанның шәһәр һәм районнарына килгәндә исә, Питрәч, Тукай һәм Балык Бистәсе районнарында рәсми затлар тарафыннан кылынган җинаятьләр аеруча еш ачыклана икән. Ә муниципаль хезмәт турындагы законны бозу очраклары Сарман, Минзәлә, Зәй, Нурлат һәм Әгерҗе районнарында арткан. Әлмәт, Чистай, Мамадыш һәм Балтач районнарында, киресенчә, шактый алга китеш күзәтелә, ди белгечләр. Тагын бер яңалык – тиздән “Халык контроле” сайтында коррупция очраклары белән бәйле шикаятьләр өчен махсус бүлек барлыкка киләчәк. Бу - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхсән кушуы буенча башкарылачак, дип ассызыклады Алексей Панкратов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International