Анда язылганча, 2015 елда Яңа ел каникуллары 11 көнгә сузылачак, ягъни 1 январьдан 11 январьга кадәр ял итәбез. Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көннәрендә безне өчәр көн ял көтә: 21-23 февраль һәм 7-9 март. Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә дүрт көн (1-4 май), Җиңү көнен бәйрәм иткәндә өч көн ял итәбез (9-11 май). Россия көне уңаеннан июньдә шулай ук өч көн ял көтә – 12-14 июнь. Халыклар бердәмлеге көнендә (4 ноябрь) генә бер көн ял итәчәкбез. Әле бу ялларга Татарстанда Ураза һәм Корбан гаетләре, Республика һәм Республика Конституциясе көннәре өстәлә. Шулай итеп, бәйрәм-ялларның барысын бергә кушкач, Россиядә барлыгы – 28, Татарстанда 32 көн ял чыга.