Федераль закон социаль пакет җыелмасыннан баш тартып, аның урынына акча алу хокукы бирә. Күпләр шулай эшли дә. 679 сумга кызыгып, бушлай даруларны кирәксенми. Әмма кеше безнең илдә алдагысын уйламый шул. Табиблар авыруларны ялгыш юлдан китмәскә өндәп, ачык хат та әзерләгән. Соцпакет программасы иминият принцибына корылган. Авыруларны бушлай дарулар белән тәэмин итүгә дәүләт тарафыннан бүленгән акча җыелмасы кыйммәтле дәвалау кирәк булган кешеләргә ярдәм ысулы булырга тиешле. Әмма канун уйлап бетерелмәгән, диләр табиблар. Дару җибәрү өчен бүленгән акчаны кесәләренә алып салган авырулар аркасында программа нәтиҗәле эшләми. Әгәр дә акча кулга бирелмәсә, авыруларга ярдәм итү мөмкинлекләре күбрәк булыр иде, ди медицина өлкәсендә хезмәт куючылар. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-онколог Р.Ш.Хәсәнов, министрлыкның баш белгеч-кардиолог А.С.Галәвич, министрлыкның баш белгеч-пульманолог А.А. Визель һ.б. авыруларны уйланмаган карардан кисәтә:
“Кадерле республика халкы! Көн саен без авырулар белән очрашабыз. Кисәк кенә кешене чир аяктан егып, йорка кайгы килү – барысы да безнең күз алдында. Бүген медицина иң заманча технологияләр һәм дарулар ярдәмендә күп кешеләргә булыша ала. Әмма тулыкыйммәтле дәва алу мөмкинлеге була торып, кешеләрнең соцпакеттан баш тартуы, акчага өстенлек бирүләре безне бик тә борчый. Кыйммәтле дарулар кирәк булган очракта, акчалата компенсация, хәтта гаилә бюджеты да җитми. Әйе, бүген кайчак табибларга эләгү өчен чиратлар торырга кирәк. Без мондый проблема бар икәнне беләбез һәм моның өстендә актив эшлибез. Әмма бу кыенлыклар кеше сәламәтлеге, кеше гомере турында сүз барганда чүп кенә. Компенсациягә кайбер арзанлы препаратларны сатып алырга була, билгеле. Әмма гражданнар акча сайлагач, кирәк булганда, кыйммәтле дәвалауга мөмкинлекләр кими. Бүген без үз карарын үзе кабул иткән кешеләргә генә түгел, аларның балаларына, оныкларына да мөрәҗәгать итәбез. Сез якыннарыгызны уйланмаган адымнан коткара аласыз. Ташламалы даруларны сайлау Сезнең, Сезнең якыннарыгызның, күп авруларның сәламәтлеге һәм гомерен сакларга ярдәм итәчәк”, - диелгән табибларның ачык мөрәҗәгатендә.
Моңа кадәр акча алучыларга 1 октябрьгә кадәр социаль пакет алу теләге турында яшәү урыны буенча Пенсия фонды бүлекчәсенә хәбәр итәргә кирәк.