Бу көнннәрдә Музей заллары буенча кызыклы сәяхәт булачак. Биредә тереклек ияләрен яратучылар уздыра торган “игелек дәресләре”, кабатланмас аквагрим, декоратив күселәрне яратучылар клубы эшлиячәк. Төрле ярыш һәм викториналарда катнашып, гаҗәеп зур, күптөрле, искитмәле хайваннар дөньясы белән танышырырга мөмкин булачак. Һәр килгән кунакка юлкүрсәтмә бирелә, ә заврик Пармаоша биремнәрне эшләп чыгарга булыша.
Хайваннар – безнең дусларыбыз һәм без аларны саклап яшәргә өйрәнергә тиеш, дип белдерә проектны оештыручылар.
Искәртәбез:
Халыкара хайваннар көне (World Animal Day) билгеләп үтү турында килешү Италиянең Флоренция шәһәрендә 1931 елда узган Халыкара табигатьне саклау хәрәкәте конгрессында кабул ителә.
4 октябрь католик динендә изге Франциск Ассизлыны искә төшерү көне булып санала. Ә ул хайваннарны яклаучы кебек танылган. Шуңа күрә нәкъ 4 октябрь Халыкара хайваннар көне булып сайланган да.
Ә Россидә хайваннар көне 2000 елдан бирле билгеләп үтелә, мондый инициатива белән Халыкара хайваннарны яклау фонды чыккан иде.