Ялган акча күбәйгән.

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Быелның сигез аенда гына да ялган акча ясаучыларга карата 300 җинаять эше ачылган. Ялган акчалар аеруча Казанда һәм Чаллыда күп икән. Полиция хезмәткәрләре әйткәнчә, мошенниклар элек бер меңлек ясау белән генә шөгыльләнсәләр, хәзер биш меңлекне дә бик ошатып чәпеп куялар, ди. Шуңа күрә сак булыгыз дип кисәтәләр полиция хезмәткәрләре. Ялган акчаны чыныннан аеру өчен аны суга салып карарга киңәш итәләр. Ялган акча шунда ук ике катламга аерыла икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International