Татарстанда соңгы берничә елда ришвәтчелеккә каршы көрәш югары уку йортларында актив рәвештә алып барылса, хәзер аңа мәктәпләр дә кушылды. Казанның Вахитов районындагы 1 санлы мәктәптә бүген “Ришвәтчелеккә “юк” дип әйт!” дигән квест узды. Анда белем йортының 6-8 сыйныф укучылары катнашты.
- Моңа кадәр студентлар белән очрашу, студентлар активы мәктәбе, дебатлар үткәрелә иде. Хәзер без моңа мәктәп укучыларын да җәлеп итәргә булдык. Башта әлеге чараны нинди рәвештә уздырырга икән дип баш ваттык. Аннары квестка тукталдык. Июнь-август айларында аларны балалар лагерьларында уздырдык. 1нче санлы мәктәп – мондый чара уздырыла торган беренче гомумбелем учреждениесе. Әлеге квестларны сентябрь-октябрь айларында Казанның һәм республиканың башка мәктәпләрендә уздырырга планлаштырабыз. Әлеге уеннан соң алар иртәгә үк ришвәтчелек белән көрәшә башлаячак дигән сүз түгел. Алар бит шуның өчен дә балалар. Безнең максат – аларны әлеге проблема турында уйланырга мәҗбүр итү, – диде Президент каршындагы коррупциягә каршы сәясәт идарәсе белгече Андрей Петухов.
Чара “Иҗади яшьләр академиясе”, республика Президентының коррупциягә каршы идәрәсе, Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Татарстан тәҗрибәсен карарга күрше республикадан да кунаклар килгән иде.
- Татарстанда дәүләт дәрәҗәсендә ришвәтчелек белән көрәшү инде ун ел алып барыла. Бездә, Удмуртиядә, башлык һәм хөкүмәт администрациясендә шушындый бүлекчә әле күптән түгел генә барлыкка килде. Шул сәбәпле, сезнең тәҗрибәне карарга килдек. Бүген без балалар белән алып барылган эшчәнлекне карыйбыз. Ришвәтчелеккә каршы көрәш яхшы куелган. Әлегә чагыштыра алмыйбыз, чөнки бездә бу вәзгыять әле башлангыч стадиядә генә. Үзебезгә кайткач, иң беренче бурыч итеп, оештыру эшләренә басым ясаячакбыз, – дип белдерде Удмуртия башлыгы һәм хөкүмәте администрациясенең ришвәтчелеккә каршы көрәш бүлеге башлыгы урынбасары Андрей Олюнин.
Квестны уңышлы узу өчен 6-15 станцияне үтү кирәк. Һәр станциядә укучыларга төрле биремнәр тәкъдим ителде. Мәсәлән, ришвәтчелеккә каршы плакат, һәйкәл, кечкенә генә тамаша ясау, “әйе-юк” уены. Һәр станциядә балаларның активлыгын, дөрес җавапларын жюри билгеләп барды. Уенны төзергә махсус белгечләр чакырылмаган, аны “Иҗади яшьләр академиясе” ясаган. Квест ахырында “Сум”, “Бум”, “Фунт” исемле командалар 1-3 урыннарга лаек булды.
– Әлеге чара позитив, шул ук вакытта файдалы да. Без монда күп нәрсәгә төшендек. Хәзер медицина, полиция һәм башка учреждениеләрдә ришвәт бирүнең начар икәнен белдек. Бу законга каршы килә. Аеруча безгә ришвәтчелеккә каршы рәсем ясау ошады, – дип бүлеште хис-кичерешләре белән 6 сыйныф укучылары Данис Әхмәтшин һәм Кирилл Буканин.
Балаларга күбрәк хәрәкәтле уен-биремнәр ошады. Шул ук вакытта оештыручылар ришвәтчелеккә каршы көрәшнең җитди булуын истә тотып, интеллектуаль биремнәр дә тәкъдим итте. Дөрес җаваплар бирелмәсә, укучыларга оештыручылар ярдәм итеп җибәрде.