Россиядә балалар китапларына ихтыяҗ узган еллар белән чагыштырганда шактый кимегән. Шулай да, халык кибетләрдә нәниләр өчен әкият китаплары, тарих һәм сәяхәтләр турындагы басмалар күбрәк булсын иде дип белдерә. Әлеге сораштыруны Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Анда Россиянең төрле өлкәләреннән 1600 кеше катнашкан. Сораштырудан күренгәнчә, соңгы елларда россиялеләр арасында балалар китапларына ихтыяҗ, гомумән дә, калмады дип уйлаучылар саны шактый арткан. Шулай да алар әкият китаплары күбрәк булсын иде, дигән мөрәҗәгать белән чыккан. Халыкның 13 проценты Россиядә тарих китапларына ихтыяҗ бар дип ассызыкласа, 11 проценты сәяхәтләр турындагы басмалар күбрәк булсын иде дип белдергән. Шул ук вакытта “балаларга табигать һәм хайваннар турында күбрәк укыйсы килә”, дип әйтүчеләр дә шактый икән. Ә менә дини китапларга ихтыяҗ һаман да юк диярлек. 25 ел элек дини эчтәлектәге басмаларны балаларына 16 процент ата-ана укыса, быел исә андыйлар саны бары тик 3 кенә процент дип билгеләнгән. Халык арасында аеруча популяр китапларга килгәндә исә, бүгенге көндә россиялеләр балалар психологиясе, педагогика һәм физик тәрбия турындагы басмаларга аеруча өстенлек бирә башлаган.