14 сентябрьдән илнең 20ләп төбәгендә сайлап алу ярышлары бара. Инде "Татар кызы"ның финалына Башкортстан, Удмуртия, Түбән Новгород, Татарстан, Пенза, Пермь, Мари иле, Чиләбе, Свердлау, Ленинград, Киров өлкәләреннән, Санкт-Петербург шәһәреннән катнашачак татар кызлары сайланды. 2 октябрьдә Самара өлкәсендә, Тольятти шәһәрендә кастинг үтәчәк. Сайлап алу турлары 4 октябрьдә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә тәмамланачак. Бәйгенең йомгаклау чарасы 7 декабрьдә Россия башкаласында “Планета КВН” сәхнәсендә узачак. Анда “Татар кызы–2014” исеменә ия булган иң чибәр һәм иң акыллы татар кызлары арасыннан бары тик берсенә генә җиңүче таҗы кидертеләчәк.“Татар кызы-2014”фестивале кысаларында гореф-гадәтләрне, милли һөнәрләрне яңартуга юнәлгән махсус дәресләр, төрле кызыклы очрашулар каралган. Башка төр гүзәллек конкурсларыннан аермалы буларак, монда эчке киемнәрдә тән күрсәтү кебек чыгышлар булмаячак. Татар кызы әдәпле-әхлаклы, эчтән дә, тыштан да гүзәл булырга тиеш, "Татар кызы" проекты милли гореф-гадәтләрне саклау, яңа буыннарга тапшыру кебек изге максатларны үзенә маяк итеп ала. "Татар кызы"нда 18-25 яшьлек, буе 165-175 сантиметр һәм әти-әнисенең берсе булса да татар милләтеннән булган, кияүгә чыкмаган, әлегә бала тапмаган туташлар катнаша ала. Әлеге проектның авторы, “TATProject” милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Стелла Халикова-Брундукова белдергәнчә, I Россиякүләм “Татар кызы-2014” гүзәллек фестивале татарлар өчен иң күләмле, мөһим вакыйгага әйләнәчәк. Йомгаклау тантанасы Европа дәрәҗәсендәге, театральләштерелгән 3D шоу-тамаша рәвешендә үтәчәк. Татар кызлары затлы милли костюмнардан, зәвыклы, уңышлы образларда сәхнә тотачаклар. "Татар кызы" иң югары дәрәҗәдә таяныч тапты. Татарстанның мәдәният министрлыгы, Дәүләт думасының милли эшләр комитеты, Федерация шурасының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты әлеге проектка булышлык күрсәтә. Фестивальнең оештыру комитеты рәисе – Россия Дәүләт думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе Илдар Гыйльметдинов. Россия башкаласында сайлап алу туры 4 октябрьдә Мәскәүнең Әсадуллаев йортында (Мал. Татарскийпер., дом 8.) узачак. Махсус кунак буларак «Тавыш» («Голос») проекты катнашучысы Гөлшат Хамурзинаның чыгышы көтелә.
Казанда 27 сентябрьдә үткән сайлап алу кастингында 16 кыз катнашты, шуларның 3сен жюри иң яхшылары дип билгеләде, алардан бары бер генә кыз Мәскәүдәге финалда катнашачак. Күбесе биеде, шигырь сөйләде, җыр башкару сәләтен күрсәтергә тырышты. "Татар кызы"ның төп максаты - гүзәл кызларны гына түгел, эчке дөньясы бай булганнарны сайлау да әле. Жюрида Радик Сәлимов, Эльмир Низамов кебек татарның билгеле композиторлары булды.