Корбан гаете мөбарәк булсын!

2014 елның 4 октябре, шимбә

Корбан гаете – хаҗның төгәлләнүен белгертүче ислам дине бәйрәме. Ул Ураза бәйрәме тәмамланып 70 көн узгач, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә һәм мөселманнарның иң зур бәйрәмнәреннән берсе санала. Корбан бәйрәме күпчелек мөселман илләрендә дәүләт күләмендә билгеләп үтелә. Россиянең Татарстан, Башкортстан, Адыгея, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Карачай-Чиркәс һәм Дагыстан төбәкләрендә дә рәсми рәвештә ял көне. Мәгълүм булганча, ислам дине буенча Аллаһы Тәгалә ике пәйгамбәргә зур сынау җибәрә - Ибраһим пәйгамбәрдән улы Исмәгыйль пәйгамбәрне корбанга китерүне сорый. Моны икесе дә тыныч кабул итә, Ибраһим пәйгамбәр улын корбанлыкка китерергә әзерләнә. Тик Ходай аларны бу эштән азат итә, корбанлык өчен Исмәгыйль пәйгамбәр урынына бер сарык җибәрә. Шуның белән Ул кеше каны акмасын дип, кешеләрне корбан итүне тыя һәм аларны хайваннарга алыштырырга тәкъдим итә. Шушы вакыйганы истә тотып, мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә ел саен корбан китерә. Бәйрәм ир-атлар , чиста-пакь киемнәрен киеп, мәчеткә гает намазы укырга бару белән башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда тәкъбир - «Аллаh әкъбәр, Аллаh әкъбәр, Лә иләhә иллә Лләhү вә-Ллаh әкъбәр, Аллаh әкъбәр вә-ли-Лләhи-ль-хәмд» дигән сүзләр әйтелә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннан соң туганнар, танышларның хәлен белү, табын әзерләү, бүләкләр тарату кабул ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International