Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары ерак континентлардан, төрле илләрдән алып кайткан сирәк очрый торган музыка коралларын Казан Кремленең "Эрмитаж-Казан" үзәгендә «Дөнья халыкларының музыка уен кораллары» күргәзмәсендә күрергә була. Экспозициядә композитор Рәшит Кәлимуллин тупланмасыннан 100дән артык музыка уен коралы урын алган.