Россиядә гомер итүчеләрнең яртысыннан күбесенең банктан кайчан да булса кредит алып караганы бар. Шулай да, аларның күбесе хәзер кредит алу өчен уңайсыз чор килде, дип саный. Әлеге сораштыруны россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Белгечләр ачыклаганча, хәзерге вакытта Россиядә кредит алучылар саны сизелерлек кимегән, чөнки алар бу чорны кредит алу һәм түләү өчен уңайсыз дип саный икән. Шулай да, барча халыкның 57 процентының кайчан да булса әлеге төр ярдәм артыннан банкка барганы бар. Аларның 22 проценты кредитны бары тик бер тапкыр гына түләсә, 33 проценты берничә тапкыр кредит алган. Әлеге төр акчалардан аеруча еш кфайдаланучылар саны исә шактый аз – нибары 4 процентны гына тәшкил итә. Сораштырылучыларның 42 процентының исә беркайчан да кредит алып караганы юк. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, россиялеләрнең 54 проценты кинәт кенә акча кирәк булган очракта туганнары һәм якыннарына мөрәҗәгать итәчәге турында әйткән. Сораштырылучыларның 32 проценты исә кредит алу өчен банкка барачак. Ә менә соңгы вакытта аеруча ешайган вакытлыча акча биреп торучы оешмаларга исә халыкның бары тик 5 проценты гына мөрәҗәгать итәчәк.