Йөрәк-кан әйләнеше авырулары – кеше гомерен өзгән сәбәпләр арасында иң төп урынны алып тора. Бу тискәре тенденцияне үзгәртергә мөмкин, ди табиблар. Әмма моның өчен медицина өлкәсендә яңа технологияләр куллану гына аз. Кешеләр сәламәтлекләренә игътибарлы булырга өйрәнергә тиеш. Татарстанда ел саен баш мие кан әйләнеше бозылуы белән 14 меңгә якын кеше хастаханәләргә эләгә. Әмма соңгы 7 елда мондый төр авырулар исәбен киметү, инсульт кичергәннәргә медицина ярдәме күрсәтү системасын камилләштерү буенча шактый уңышлы эш алып барыла. Бүген без инде яхшы нәтиҗәләр белән дә мактана алабыз. Соңгы елларда республикабызда инсульттан үлүчеләр исәбе кимүгә таба бара. Кан тамырлары үзәкләре буенча Россия күләмендә Татарстанга тиңнәр юк, дип ассызыклый Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин. 2008 елдан алып баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуыннан үлүчеләр санын 30 процентка азайта алганнар. Бу вакыт эчендә тамыр үзәкләрендә меңләгән авыру дәваланган. Әгәр дә элек инсульт кичергәннәрнең күпчелеге инвалид булып калган булса, бүген инде мондый авыруларның бик күп өлеше тулы канлы тормышка әйләнеп кайта ала икән. Республикабызда бүгенге көндә 17 кан тамырлары үзәге эшли. Алар Чистайда, Буада, Арчада, Түбән Камада, Яшел Үзәндә, Казанда, Чаллыда, Әлмәттә булдырылган. Инсульт кичергән кеше - авыл җирендә яшәсенме ул, шәһәр җирендәме аңа вакытында бар мөмкин ярдәмне күрсәтергә әзер торалар. Көн-төн бу үзәк белгечләре элемтәдә тора, инсультка шик туган очракта кеше кан тамырлары үзәгенә озатыла. Республикабызның барлык кан тамырлары үзәкләре иң заманча технологияләр, кыска вакыт эчендә диагноз куярга мөмкинлек биргән компьютер томографлары белән җиһазландырылган. Төгәл диагноз куелганнан соң табиблар командасы эшкә керешә – нейрохирург, невролог, анестезиолог, функциональ диагностлар бергәләп кеше гомере өчен көрәшә. Н.И.Пирогов исемендәге Россия илкүләм тикшеренү медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы мөдире, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш неврологы Евгений Гусев сүзләренчә дә, инсульт белән көрәштә зур рольне вакытында күрсәтелгән ярдәм уйный. Халык үзе дә инсультның беренче сыйфатларын белеп торырга тиеш. Нинди дә булса шик туса, кичекмәстән ашыгыч ярдәм машинасын чакыртырга кирәк. Бу очракта инсультны ачыкларга өйрәнгән махсус бригада юлланачак. Әмма йөрәк-кан авыруларын ачыклау һәм дәвалау бер нәрсә, иң мөһиме – бу авыруны кисәтү.
- Моның өчен, беренче чиратта, 3 күрсәтмәне үтәргә кирәк. Беренчедән, ашауга игътибарлы булырга - клетчатка, витаминнарга бай ризыклар ашарга. Икенчедән, күбрәк хәрәкәтләнергә – көненә кимендә 5 километр җәяү йөрергә киңәш ителә. Өченчедән, стрессларга бирешмәскә, - дип үз киңәшләрен бирде Евгений Гусев.
Бүген Казанда рәсми рәвештә «Цереброваскуляр патология һәм инсульт» дигән III Россия халыкара неврологлар конгрессы ачыла. Анда Россия төбәкләре, БДБ, Европа, Төньяк Америка илләреннән 2 меңгә якын делегат катнаша. Моңа кадәр мондый чара Мәскәү белән Санкт-Петербургта гына узган булган. Чираттагы конгрессның Татарстан башкаласында узуы республикабызда инсультны дәвалауда ирешелгән уңышларны тану дигән сүз.